Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан фермерлары бәрәңге һәм яшелчә бәяләрен тотрыкландыру өчен субсидияләр алачак

Бәяләрне тотрыкландыру өчен быел бу культуралар мәйданын 12%ка арттыру, ә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр бирү планлаштырыла.

Шулай ук бәяләрне тотрыкландыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру турында да карар кабул ителде.

 

«Продукция кулай бәяләрдән сатылды, ярминкәләрдә бәяләр уртача ваклап сату күләменнән түбәнрәк иде. Узган ел 23 ярминкә көне үткәрелде. Аларны уздыру йомгаклары буенча 1,9 миллиард сумлык продукция сатылды», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты утырышында.



Залаков искәртеп узганча, узган ел республикада якынча 6 мең гектар мәйданда 82 бәрәңге һәм яшелчә җитештерүче эшләде, аларның 70%ы республиканың алты районында тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев