Татарстан эшмәкәрләрен экспорт эшчәнлеген алып баруга бушлай өйрәтәчәкләр
Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбе программасы буенча белем алырга чакыра.
Уку программасы экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуны арттырырга планлаштыручы кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук, тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыру мәсьәләләрендә белем һәм компетенцияләр җитеп бетмәгән бизнес субъектларына юнәлтелгән.
Россия экспорт үзәге курслары көндезге форматта уза. Уку программасы модульле принцип буенча төзелгән 11 семинардан тора. Белем бирү программасының теоретик өлеше экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча реаль бизнес-кейслар карары белән гамәли дәресләр белән ныгытылган.
Белем бирү курсын, 3 ноябрьдә 9:30 сәгатьтә, экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча семинарда ача. Семинар кысаларында экспорт проектының тормыш циклы этапларының һәркайсы, Россия эшмәкәрләре өчен экспорт эшчәнлеге өстенлеге эзлекле рәвештә каралачак. Тыңлаучылар халыкара сатулар өчен потенциаль базар сайлау һәм беренче чит ил сатып алучыларын эзләү механизмнарын өйрәнә алачак, үз продуктының тышкы базар таләпләренә туры килүен бәяли һәм потенциаль куркынычларны һәм аларны минимальләштерү ысулларын билгели алачак.
Семинарның белем бирү программасы тышкы сәүдә килешүен гамәлгә ашыруның төп этапларын анализларга мөмкинлек бирәчәк: халыкара сөйләшүләр, тышкы сәүдә контракты бәяләмәсе, таможня рәсмиләштерүе, логистика процессларын оптимальләштерү һәм валюта түләүләрен алу; шулай ук, программаның һәр катнашучысы өчен иң релевантлы дәүләт ярдәме инструментларын ачыклау.
Семинарны «Россия экспорт үзәге» АҖ экспорт мәктәбе тренеры Эмиль Шенфельд үткәрәчәк.
Белем бирү проектында катнашу бушлай.
Укулар түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Петербург ур., 28. «Эшмәкәр йорты».
Семинарда катнашу өчен теркәлү шарт:
- 1. https://exportedu.ru/events/2928 сылтамасы буенча узарга;
- 2. Сайтта теркәлергә;
- 3. Укуга гариза бирергә.
Парольне саклагыз, бу семинар узу турында сертификат алырга, башка чараларга язылырга һәм экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында белергә мөмкинлек бирәчәк.
Тулырак мәгълүматны +7 917 888-28-82 (Альбина) телефоны буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев