Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга мәктәп каникуллары алдыннан мөрәҗәгать итте

Көтеп алган каникуллар җитте.

Балаларга көн саен җәяүлеләр кичү урыннары буенча куркынычсыз күчү кагыйдәләрен искә төшерегез, балаларның тышкы киемнәрдә һәм рюкзакларында яктылык кайтару элементлары булу турында кайгыртыгыз.

Бала юл аша чыкканчы, барлык машиналарның туктаганлыгына, җәяүлеләрне үткәрүенә һәм шуннан соң гына хәрәкәт итә башлавына инанырга тиеш. Балаларга сөйләгез, хәтта ишегалларында да бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк, бигрәк тә машина йөртүченең күзәтүен чикләүче объектлар (тукталган автомобильләр, агачлар, куаклар, коймалар һ.б.) булганда.

Балалар өчен яхшы үрнәк күрсәтегез, чөнки алар һәрвакыт олылар кебек булырга телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев