Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан чикләүләрне алуның икенче этабына күчә

Республикада 800 кв.м мәйданлы җәйге лагерьлар, шифаханәләр һәм кибетләр ачылачак.

Татарстан Республикасы Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын киметүнең икенче этабына чыга. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без Кулланучылар хокуклары өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка күчүне килештердек», - дип билгеләп үтте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, хәзер министрлар кабинеты тарафыннан чикләүләрне өлешчә бетерү турындагы мәсьәләләр тикшерелә. Аның сүзләренчә, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны белән 800 кв. метрдан кимрәк мәйданлы сәүдә объектларының эшенә рөхсәт бирү мәсьәләсе карала.

Республиканың баш санитария табибы урынбасары аңлатканча, хәзер Татарстан Министрлар Кабинетының карарын гына көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев