Татарстан буенча төзәтү үзәгендә тоткыннар өчен яңа тулай торак ачачаклар
Хөкем ителгәннәр өчен 80 кеше сыйдырышлы яңа тулай торакны идарә башлыгы Эдуард Хиәлеев, Татарстан Республикасы премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Азат Гайнетдинов карап чыкты.
Делегация тулай торакның көнкүреш шартларын һәм барлык кирәкле җиһазларның булуын тикшерде.
Бу тулай торак ярдәмендә учреждениене тутыру лимиты 430 кешегә кадәр артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев