Татарстан балалар бакчалары һәм мәктәпләре таушалган техниканы бушлай утильләштерәчәкләр
«1 сентябрьдә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында без Милли табигатьтән файдалану фонды белән килешүгә кул куйдык.
Хәзер муниципаль бюджет учреждениеләренең - балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең бөтен техникасын түләүсез нигездә утильләштерәчәкбез", - дип сөйләде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.
Ул билгеләп үткәнчә, проект яңа гына эшли башлады, шуңа күрә аның башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк. Мәктәпләр актив теркәлә, уку йортлары хезмәткәрләре хәзер иске компьютерларны, клавиатураларны, «мышка»ларны һәм башка техниканы утильләштерү бушлай үткәрелүенә гаҗәпләнәләр, бу яңалыкка шатланалар.
Фото Новости Зеленодольска телеграм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев