Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан авыл мәктәпләрен «Видимо-невидимо» театр проектына чакыралар

1 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстанда «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проектының өченче сезоны үтәчәк. Проектны «Живой город» фонды «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашыра.

Проект кысаларында иҗтимагый театр эшлеклеләре Татарстан авыл мәктәпләренә барып, анда үсмерләр белән шәһәрчеләр театры методы нигезендә спектакльләр куялар. Иҗади процесс театраль уеннар, мастер-класслар, күнегүләр һәм тренинглардан тора. Нәтиҗәдә укучылар үз хыяллары, ышанулары, борчулары, кыскасы, үзләре турында спектакльләрнең төп каһарманнарына әвереләләр.

Спектакльнең беренче тамашачылары ата-аналар, дуслар һәм укытучылар булачак. Соңрак спектакль Казанда MOÑ театр мәйданчыгының профессиональ сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Укыту процессы татар, рус телләрендә яки ике телдә дә алып барыла ала.

Татарстан авыл мәктәпләре проектка кушылу өчен заявканы 20 майга кадәр билгеләнгән сылтама аша җибәрә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев