«Татарча диктант -2022»
Дөнья күләмендә уза торган «Татарча диктантка» 4нче мәктәп ел да актив катнаша. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар 25,26 нчы ноябрь көннәрендә шушы белем хәрәкәтенә бердәм кушылдылар.
- Быелгы диктант тексты – Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек - беренче карашка авыр булып тоелса да, мәгънәсе бик тирән. Һәрвакыт якты өметләр белән яшик, бердәм булыйк,туган телебезне саклыйк, милләтебезне үстерик дигән девиз астында яздык бу диктантны, - ди 4нче мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы Әлфия Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев