Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Танылган татар алып баручысы яман шеш белән көрәшә

***

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы Айгөл Нәбиуллина яман шешкә каршы көрәш турында сөйләде. Аның сүзләренчә, биш ел элек ул бу авыруны җиңгән инде, әмма биш ел онкология ремиссиясеннән соң ул кабат әйләнеп кайткан.

- Биш ел элек миңа тире рагы – базалиома диагнозы куйдылар. Косметолог, битемдә даими үсә торган участокны күреп, мине дерматологка җибәрде. Дерматолог исә онкологка барырга кушты. Тап борынымда иде. Мин озак вакыт тональ крем белән каплап йөрдем аны. Ул чагында миңа операция ясадылар. Хәзер, биш елдан соң, шеш яңадан үсә башлады. Мине хәтта учеттан да төшергәннәр иде инде, әмма үз-үземне сакларга куштылар, рецедивлар булырга мөмкин, дип кисәттеләр. Миңа кояшта һәм солярийда булырга ярамый.

Айгөл Нәбиуллина сүзләренчә, яман шешнең икенче тапкыр үсә башлавы белән үк, аңа янә операция ясаганнар:

- Вакытында операция үткәрелсә, бу шеш куркыныч түгел, диләр. Иң мөһиме, сөяккә күчмәсен һәм метастазлар булмасын, – ди ул.

Алып баручы барлык кешеләргә табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә киңәш итә: кечкенә генә бетчә дә озак тезәлсә, бу яман авыруны булдырмас өчен белгечкә барырга сәбәп, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев