Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар телен Мәскәүдә яклап кайтты

Бик тә сабыр, оялчан, чын татар кызы инде менә. Үтә тыйнак булуына карамастан, нинди дәрәҗәле бәйгедә зур уңышларга ирешүен якыннан белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Максатчан кыз, үз дигәненә ирешә торган, диләр 5нче гимназия укытучылары да Алсу Хаммадова турында.

Бүгенге көндә теләге булган укучыларга мәктәптән тыш өстәмә белем алу һәм аны төрле олимпиадаларда, конкурсларда сынап карау мөмкинлеге бихисап. Мин бу күренешкә уңай карыйм.

Башлангыч сыйныфлардан ук прог­раммадан тыш биремнәрне эшләп карау балада ышанычны арттыра. Һәм бу алда торачак имтиханнарны курыкмыйча биреп чыгарга ярдәм дә итә. 5нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Баһавиева мәгариф идарәсеннән Бөтенроссия бәйгесенә чакыру килгәч, катнашып карарга уйлый. «Тарихта кеше. Россия – XX гасыр» дип исемләнгән өлкән сыйныф укучылары өчен тарихи тикшеренү эшләре Бөтенроссия бәйгесе 1999нчы елдан бирле үткәрелә. Узган ел әлеге дәрәҗәле конкурста Яшел Үзән данын Алсу Хаммадова лаеклы төстә яклап, татар язмаларына багышланган темасы белән II урын алып кайткан иде. Инде быел үтә җаваплы XI сыйныфта укуына карамастан, укытучысы Резедә Шамилевнаны кабат катнашып карарга үгетли. Ә моның өчен күпме әзерлек, өр-яңа теманы өйрәнеп эзләнү, тикшеренү сорала.
– Быел без узган ел башланган эшне дәвам итәргә булган идек тә, ләкин латин графикасын кириллицага күчерергә кирәк булды. Вакыт җитмәү сәбәпле, без Александр Хөсәенов турында язарга булдык. Чөнки ул чакта республикада татар теле буенча дәресләрне киметә башладылар. Шуннан «Мин татар телен өйрәнер идемме?» дигән тема туды. Александр Хөсәенов безнең гимназиягә нигез салган кеше, татар телен белмәгән һәм шуның өчен бик гарьләнгән. Бер бүлек гимназия һәм аның эшчәнлеге турында булса, икенчесендә татар телен өйрәнер идемме дигән сорауга җавап эзләнә, – дип сөйли Алсуның җитәкчесе.
Иң әүвәл Мәскәүдә узучы конкурска эшләр Россиянең төрле төбәкләреннән электрон вариантта юллана. Быелгы бәйгегә 2000гә якын эш кабул итеп алына. Шуларның 500е икенче турга уза, бары тик 43 иң яхшы тикшеренү эшләренең авторлары, җиңүче буларак, Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырыла. Алар арасында Яшел Үзән кызы да бар.
 

Тулырак газетаның җомга санында (№39).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар теле мин татарча сөйләшәм Яшел Үзән 5 гимназия укучысы