Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсен Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова җитәкләде

Ул 20 ел дәвамында районыбызның татарларына кагылышлы мәнфәгатьләрен республика дәрәҗәсендә яңгырату, мәсьәләләрне хәл итү бурычын күтәрде һәм хәленнән килгәннең барысын да үҗәтлек һәм әрсезлеге белән эшләргә тырышты.

 

Җитәкләде, дибез, чөнки Әлфия Хәбировна әлеге иҗтимагый вазифадан китте һәм райондашлар алдында кичә, Норлатта узган «Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы» фестивалендә, моннан соң Татар Конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсен җитәкләячәк алмашчысын тәкъдим итте. Ул Әйшә гомум белем бирү мәктәбе директоры Гөлнур Рәис кызы Зиатдинова булды.

Яңа җитәкчегә милләттәшләребезгә хезмәт итүдә уңышлар телибез! Ә Әлфия Хәбировнага озак еллар дәвамында халкыбызга хезмәте өчен олы рәхмәтләр җиткерәбез һәм тыныч күңел белән, сәламәт булып яшәвен телибез.

#яшелүзәнжурналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев