Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар юморының патшасы

Яшел Үзәндә күренекле язучы, шагыйрь, юморист, Карашәм авылының горурлыгы Фаил Шәфигуллинның (1939-1982) тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә бер сулышта узды.

Бәйрәмнең Китапханәчеләр көнендә оештырылуы да очраклы түгел. Чөнки әдәбият белән китап­ханә гел бер-берсенә бәйле булды. Китапханәчеләр язучыларның иҗат җимешләрен укучыга җиткерүче күпер ролен дә уйный. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Светлана Баязитова коллегаларына район җитәкчелегенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Күренекле якташыбызны тирән хөрмәт хисләре белән искә алып, гаиләсе, каләмдәшләре, дуслары якты хатирәләр белән уртаклашты. Халык шагыйре Газинур Морат аны күреп белгән яшьләрнең берсе була.

«Җитди кешеләрне дә елмайта ала иде ул. Юмор һәм сатира белән укучыларны тәрбияләде, хәтта язучыларны да. Әсәрләре бервакытта да актуальлеген югалтмый, халык белән киләчәккә атлый», – диде ул.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон Фаил Шәфигуллинны татар юморының патшасы дип атады.

«Балалар һәм өлкәннәр өчен дә рәхәт юмор иҗат итте. Яшел Үзән якташларын онытмый, һәрвакыт һәр юбилеен зурлап үткәрә, без исә бик теләп, ашкынып киләбез, оештыручыларга рәхмәт», – дип фикерен җиткерде.

Чынлап та, язучының якты дөньядан китүенә 42 ел вакыт узса да, якташлары аны онытмый.

– Фаилне онытырлык түгел! 1994 елда Яшел Үзәндә аның исемендәге китапханә ачылды, соңрак музее булдырылды. Быел юбилеен Акъегет, Татар Танае, Карашәм авылларында билгеләп үттеләр. Инде менә Яшел Үзәнгә зурлап җыелдык. Иремнең иҗатын, мирасын, рухын саклап, киләчәк буынга җиткерүдә зур өлеш кертүче дусларына, каләмдәшләренә, китап­ханәчеләргә, якташларына, һәммәсенә дә гаиләбез исеменнән чиксез рәхмәтлебез, –­­ дип күңел түрендәге хисләрен җиткерде Эльмира апа Шәрифуллина.

Коллегабыз, озак еллар «Яшел Үзән» газетасында хезмәт куйган, бүгенге көндә Кече Шырдан авылындагы Каюм Насыйри музее җитәкчесе Гүзәл Минһаҗева Фаил Шәфигуллин белән шәхсән хат алышкан бәхетле кешеләрнең берсе.

– Мәктәптә укыганда «Чаян» журналында эшләүче Фаил абыйга хат язган идем. Ул минем хатларымны җавапсыз калдырмады һәм татар филологиясе факультетын сайлавыма да йогынты ясамый калмагандыр. Хәтерләсәгез, «Идел ягы» газетасыннан ук «Фирүзә» әдәби сәхифәсе чыгып килә иде. Аңа Фаил Шәфигуллин әсәреннән алынган герой исеме Фирүзәне Татарстанның танылган журналисты Люция Шәрәфиева бирде. Бу берләшмә районыбыз һәм шәһәребезнең бик күп шигырь язу­чыларын берләштерде. Без әле укучыларыбызның иҗат җимешләрен җыентык итеп тә бастыра идек, – дип хатирәләре белән уртаклаша коллегабыз.

Якташыбыз, нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировка «Сафура, Бәкер һәм трактор» хикәясен мәңгеләштергәне өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Күпме еллар узса да, сәхнәдән Рәшит Сабировның бу хикәяне сөйләвеннән һич кенә дә туеп булмый.

– Бәкер дим, соңга каласың, чукынчык, йөгер тизрәк...
– Ашыктырма. Сафура... Уйнарга китмим, фронтка китәм. Ишетсен колагың, карап кына йөрт тракторны.
– Ишеттем, ләбаса. Йөгер тизрәк, поездга соңга каласың, Бәкер!..
– Калмыйм. Алай-болай ватыла-нитә калса, карбюратор белән магнетога тыгылма. Аларына синең баш җитмәс. Бригадирга күрсәтерсең.
– Бар инде, бар... Берәр җиргә китә башласаң, «карбюратор», «магнето» дип теңкәмә тиясең чистый...
– Телеңә салынма, җен хатыны. Алай-болай булса, кайткач кара аны...
– Курыктым ди бик! Котым очты...


Танылган язучыларның, укучыларның шигырьләрен тыңлаганнан, китапханәчеләрнең оста итеп әсәрләрен сәхнәләштергәннән, «Йолдызым» ансамбленең моңлы җырларыннан соң Фаил Шәфигуллинның киң кыр­лы шәхес булуына тагын бер кат инанып, горурлык хисләре кичерәсең. Иҗаты мәңгелек һәм аны яшәтүчеләр булганда бик күп буыннарга барып ирешәчәгенә шик юк.

Язмамны Фаил абыйның шигырь юллары белән тәмамлыйм:
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын яшәреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев