Ташка басылган мирас
Яшел Үзән районының күп гасырлы Мулла Иле авылы тарихында шаккатырлык вакыйгалар булгалап торгандыр. Чөнки авылыбыз бик борынгы, чал тарихлы.
Чал тарихлы дигәндә, авыл халкы төрлесе-төрле вакыйгаларны күз алдында тоткандыр. Инде ике тапкыр туган авылыбызның түгәрәк даталарын зурлап билгеләп үтү чараларында катнашкан авылдашлар, аңа 13нче гасырда ук нигез салынуы хакында, беренче нигез салучы кеше, Болгар дәүләте җимерелгәч, аннан күчеп килгән Муллагол бабай турында күпмедер күләмдә мәгълүматлы булгандыр, билгеле. Әмма сигез гасырлык үткәне булган авылның тарихы моның белән генә чикләнми. Ил күләмендә булып үткән бөтен вакыйгаларны үз җилкәсендә татыган, шул вакыйгаларга үзенең өлешен керткән, халкын биргән, күренекле шәхесләр белән аралашып яшәгән Мулла иле авылының тарихы, әлбәттә, бик бай һәм ул игътибарга лаек. Иң мөһиме: аны шул авылда туып үскән, шуның суын эчкән, бигрәк тә үз халкы тирәннән белергә тиештер. Күптән тугел авыл тарихына кереп калырлык, киләчәк гасырларда да урын алырлык истәлекле вакыйга булды.
Мулла иленең аксакалы, зыялы шәхесе, бөтен гомерен милли мәгарифкә багышлаган, ярты гасырлап гомерен җитәкчелек эшенә биреп, авыл мәктәбендә директор вазифасын башкарган һәм бүгенге көндә эшчәнлеген дини юнәлештә дәвам итеп, имам булып торучы Равил абый Сәйфетдиновның бәяләп бетермәслек титаник хезмәте – «Аксакал язмалары» китабы дөнья күрде. Ул кулга кергән көннән мин бу тиңе булмаган хәзинә – китапны 3 тапкыр укып чыктым. Шунысы кызыклы: әллә инде без аның укучысы булганга, китапны, син укымыйсың, гүя Равил абый үзе сөйли кебек тоела. Гаҗәеп бер хис кичерәсең. Аны китап дию генә аз булыр күк. Бу, бер караганда, тирән эчтәлекле энциклопедик хезмәт тә, чынбарлыкка нигезләнгән авыл тарихы да, әдәби иҗат та. Бер сүз белән әйтсәк, күпкырлы шәхеснең гомере буе туплаган бәһаләп бетермәслек хезмәте бу! Монда тарих та, мәктәп тормышы да, дини үткәннәребез дә зур осталык белән бәян ителгән. Хәзер инде безгә, Мулла иле халкына, куркыныч түгел. Бездән соң да килә торган буыннарга ташка басылган, тарихи дәлилләргә нигезләнгән олуг мирас кала. Равил абыйга, авылдашлар исеменнән, бу хезмәте өчен чиксез ихтирамыбызны белдереп тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның киң куңеллегенә сокланабыз. Китапка исемнәре кергән, исемнәре аерым гына искә алынмыйча, төркемнәрдә күз алдында тотылган авыл кешеләре турында язганда, авторның укучыга җылы хисе бәрелә. Ирексездән, бу киң күңелле кешенең игелеклелегенә шаккатып, хәйранга каласың. Туган авылының халкы турында язганда, аның геройларына карата ихтирам хисен белдерүе сизелеп тора. Зур рәхмәт Сезгә мөхтәрәм укытучыбыз, зыялы авылдашыбыз! Киләчәктә дә сезгә саулык, күңел тынычлыгы теләп, авылдашларыгызның ихтирамын тоеп, динебезне тагын да ныгытып озак итеп яшәвегезне телибез. Китап чыгаруда матди өлешен керткән авылдашларыбызга да тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Зыялы шәхес
Равил Сәйфетдиновка
Сигез гасыр үткәннәрне барлап,
Бүгенгесен бәйләп киләчәккә.
Зур ышаныч белән көн итәсез,
Сезнең гыйлем шытым бирәчәккә.
Мулла иле зур борынгы авыл,
Кемнәр килеп, кемнәр китмәгәндер...
Чал тарихны язган бик күпләрнең,
Яшәүләре эзсез үтмәгәндер.
Алар кылган изге гамәлләрнең,
Бик күбесен вакыт җуйган кебек.
Сезнең гомер бик күп сорауларга,
Җавап табып, нокта куйган кебек.
Ничә еллар алны-ялны белми,
Актаргансыз вакыт тузаннарын.
Барлагансыз авыл тарихында,
Тирән эз калдырып узганнарын.
Нәтиҗәсе – тиңе булмас байлык,
Буыннарга калыр тарих – китап.
Эчтәлеге – үткәннәрдән мирас,
Тик язылган киләчәккә атап.
Бу хезмәттә күпме – җан җылысы,
Күңеле тар кеше яза алмас.
Һәр кешегә җылы мөнәсәбәт,
Авылдашлар моны сизми калмас.
Рәхмәт Сезгә! Китап -- тиңсез хезмәт,
Бәһасыздыр тәрбияви ягы!
Без бәхетле сездәй аксакалны,
Бүләк иткән безгә туган ягым!
Фирдәүсә Кәримова.
Мулла Иле (14.11.2017ел)
Фото:beznenmiras.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Рэхмэт сезгэ! Безнен авыл мисалында ботен татар авыллары уз тарихларын язсалар, килэчэк буыннар очен файдалы мирас калыр иде.
0
0
0
0
Озын гомер, сэлэмэтлек Сезгэ, Равил эфэнде.
0
0