Тәрбия – иң мөһиме
Яшел Үзәндә яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең сизелерлек артуы муниципаль районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокук ларын яклау буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышын уздыруга һәм анда республика комиссиясе вәкилләре дә катнашуга китерде.
Нәтиҗәдә, бездәге балигъ булмаганнар темасына республика күзлегеннән дә бәя бирү мөмкинлеге булды.
Әлеге комиссия утырышының шәһәрнең механика көллиятендә уздырылуы да юкка түгел. Чөнки бу уку йортында шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучыларның күбесе йә тугызны, йә булмаса урта мәктәпне тәмамлап укуларын дәвам итә һәм берочтан үзенә һөнәр дә алып чыга. Теләүчеләргә аннан соң югары уку йортларына да юл ачыла.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева утырышны ачып җибәреп, җыелучыларга быелгы аяныч статистиканы ассызыклап узды. Ике чыгарылыш укучысы беркая да урнаштырылмыйча калган. Аларны чыгарган мәктәпләр бу мәсьәләне ахырга кадәр чишүдән читтә калган. Чыгарылыш укучыларының алдагы язмышын хәл итү, аларга дөрес юнәлеш бирү күп очракта мәгариф хезмәткәрләренә нык бәйле. Димәк, болар балага мәктәптә укыганда нигез буларак салынырга тиеш. Кире очракта, гадәттән тыш хәлләр чыгасын көт тә тор. Яшүсмерләрнең мәшгульсезлеге җинаятьләр чыгуга юл ачарга мөмкин. Һәр очракта түгел, әлбәттә, шулай да кайбер мисаллар моны ачык күрсәтә.
Ни кызганыч, Яшел Үзән шәһәре һәм районы республика буенча яшүсмерләр җинаятьчелегенең артуын күрсәткән районнар исәбенә кергән. Быелгы 10 айлык нәтиҗә шуны күрсәтә. Барлыгы 90 факт теркәлеп, шуларның 23е мәктәп укучылары катнашында кылынган. Аңлашылганча, беркайда укымаучы һәм эшләмәүче үсмерләр арасында җинаятьчелек күбрәк теркәлә. Мәктәпне тәмамлагач, тәрбиягә авыр бирелүчеләрне шул ук мәктәп укытучыларына уку йортларына кулларыннан тотып үзләренә алып барырга туры килмәгәе. Мәсәлән, безнең районда бик популяр булган механика көллиятенә. Әлбәттә, бу уку йорты да тәртипсезлек кылып, исәпкә алынучыларны кочак җәеп каршыларга җыенмый. Болай да, алар да уку процессына караганда да тәрбия проблемасы белән күбрәк шөгыльләнә, соңгы вакытларда бигрәк тә.
Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәдиф Җиһаншин сүзләренә караганда, яшүсмерләр арасында нигездә урлаулар өстенлек алып тора. Группага берләшеп җинаятьләр кылу очраклары да юк түгел. Кибетләрдән урлашулар күбәеп киткән. Әлбәттә, яшүсмерләр арасында хокук сакчылары җинаятьләрне булдырмау, кисәтү буенча эшләрне туктатканы юк. Комиссия утырышларына андый балаларның әти-әниләре чакыртыла, мәктәп директорлары да читтә калмый. Нәтиҗәдә, 200дән артык ата-ана әлеге комиссия аша узып, җавап лы лыка җәлеп ителгән. Мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Кыек юлга баскан яшүсмерләрнең эчке эшләр бүлегендә исәпкә куелуы алар белем алган мәктәпләр өчен кара тамга кебек булса да, бу юнәлештә сораулар күп әлегә. Чөнки исәпкә алыну бу яшүсмернең киләчәк тормышында зур роль уйнарга, ягъни аның өчен, әйтик, укырга кергәндә, яисә эшкә урнашканда киртә булып торырга мөмкин. Димәк, исәпкә куйганчы һәр очракны җентекләп һәм аерым карарга кирәк. Аңлашыла, бик авыр мәсьәлә.
Механика көллиятендә бүгенге көндә 1 меңнән артык студент белем ала. Уку йорты директоры Виктор Муханов аңлатуынча, бу уку елында гына да 400дән артык ата-ана белән очрашып сөйләшергә туры килгән. Бөтенләй тәрбиягә бирелми торган яшүсмерләр дә бар. Педагоглар күп вакыт кемне тәрбияләргә белми: ата-аналарнымы, әллә балаларнымы? Менә монысы чынлап та мәсьәлә! 50 еллык стажы булган көллият директорының да хәтта җавапка караганда сораулары күбрәк.
Комиссиядә шулай ук кайбер җинаятьләр буенча аерылып торган мәктәп директорларын да тыңладылар. Әйтик, Раифа авылы мәктәбенең ике укучысы монастырьдан хәйрия өчен җыелган акча урлауда гаепләнгәч, бу уку йорты кызыл зонага эләккән. Директоры Зөлфия Ягъфәровага комиссия утырышында хисап тотарга туры килде. Мондый гадәттән тыш вакыйгалар кабатланмасын өчен 100дән артык кына бала белем алган мәктәптә тәрбияви эшләрне бик нык көчәйтергә туры киләчәк. Бер уйласаң, 100 балалы мәктәпне мең бала укыганы белән чагыштырып буламы икән соң? Азлары уч төбендә кебек булырга тиеш тер шикелле. Ничек кенә булмасын, педагоглардан җаваплылык алынып ташланмый.
Шәһәрнең 15нче мәктәбе укытучыларына күп проблемалар белән очрашырга туры килә. Алар үзләрендә шундый статистика да булдырган: 1100 укучының 500дән артыгы тулы булмаган гаиләдә, ягъни әтисез, йә булмаса үги әти белән яши.
Күбесендә шул сәбәпле мөнәсәбәтләре киеренке булырга һәм балаларда да ул чагылыш табарга мөмкин. Яшәү шартларының канәгатьләнерлек булмавы да кайбер балаларны җинаятьләр кылуга, урлашуларга китерә. Дәрес әзерләргә өстәле, ятарга урыны булмаган бик тар квадрат метрларда күпләп яшәүчеләре бар. Укытучылар белән контакт ка керергә теләмәүче ата-аналар да җитәрлек. Хәтта мәктәпкә кайберләре белем алырга дип түгел, ашханәдә туклану нияте белән генә килә. Дөрес, бу мәктәптә андыйларга ярдәм итәргә тырышалар, психологлар да эшли. Әмма, явызлыкның тамыры гаиләдә, диләр алар.
Аларның фикере белән Яшүсмерләр эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килешмәвен белдерде. «Тәрбия процессына квадрат метрларның бер катнашы да юк. – диде ул. – Бу җыелып сөйләшүдән үзебезгә сабак алып, җитешсезлекләр турында җитди уйланырга, үз эшебез өчен үзебез җавап бирергә өйрәник».
Шәһәрнең, мәсәлән 14нче мәктәбендә, чишенү бүлмәсендә 3 телефон урлангач, мөмкинлек эзләп табып, видеокамера урнаштырганнар. Хәл шунда ук уңай якка кискен үзгәргән. (Бу көнгә мәктәптә телефон урлаучының шәхесе ачыкланган).
Тулаем республикада яшүсмерләр җинаятьчелеге кими барганда Яшел Үзәндә артуы һичшиксез борчу уята.
Яшүсмерләр кылган һәр җинаять – гадәттән тыш хәл. Әгәр бала 1 тиен урласа да, бу – җинаять. Шуңа күрә уку йортларында юл картасын төгәл билгеләргә, балалар арасындагы деструктив тәртипне вакытында ачыкларга, аларга закон белмәү җаваплылык тан азат итмәве турында аңлатыр га кирәк, – дип сөйли республика комиссиясе вәкиле. – Балаларның иң күп вакыты мәктәптә уза, шулай булгач, педагогларның тәрбияви роле зур урынны алып тора. Беркем дә сезне ата-аналарны алмаштырырга мәҗбүр итми. Әгәр тәрбия процессы нәтиҗә бирми икән, җаваплылыкка тартырга кирәк. Без бер-беребезне ишеткәнбездер, дип уйлыйм.
Яшел Үзән чынлап та бик катлаулы район. Әмма килеп чыгарга мөмкин булган күңелсез хәлләрне алдан ачык лау бик мөһим.
Бер сүз белән әйткәндә, һәркем үз эшен эшләргә тиеш. Укытучылар да, хокук сакчылары да, психологлар да. Шул ук вакытта ата-ана да читтән күзәтеп тормасын, ә үз балаларын тәрбияләүгә аек акыл белән карасын иде. Ә инде бөтенләй дә чара калмаса, балигъ булмаганнар эшләре һәм хокуклары буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә була. Бары яшереп калырга гына ярамый, чөнки ул кабарып шартларга да күп сорамас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев