Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танышы 54 яшьлек ир-атның күкрәгенә пычак белән кадаган

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 958 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 610ы – шәһәрдән, 348е районнан булган. 341 кешене госпитализацияләгәннәр: 246сы – шәһәрдән, ә 95е – районнан.

Төзүчеләр проспектында танышы сугып борын сөяген сындырган 38 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Норкин урамында билгесез кешеләр кыйнау­дан баш мие җәрәхәтләнгән 53 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Сөяркәсе ботына пычак кадаган 39 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Васильевоның «Весна» бакчачылык җәмгыя­тендә балтырын елан чаккан 51 яшьлек исерек ирне медиклар Васильево дәваханәсенә китергән.
Рус Наратлысы авылында танышы күкрәгенә пычак кадаган 54 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтеп, хирургиягә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев