Танылган халык артисты вафат
***
СССРның халык артисты Олег Стриженов вафат булган. 10 августта аңа 96 яшь тулган булыр иде.
Соңгы көннәрен Олег Стриженов хастаханәдә үткәргән. Хастаханәгә эләгүен планлы рәвештә тикшеренү узу белән аңлаткан булганнар. Артистның ярдәмчесе сүзләренчә, дүшәмбе көнне ул хастаханәдән чыгарга тиеш булган.
Олег Стриженов «Звезда пленительного счастья», «Белые ночи», «Овод», «Мой любимый клоун», «Пиковая дама», «Юность Петра», «Его звали Роберт» фильмнарында – барысы 30дан артык фильмда төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев