Танайны су баса!
Бүген төнлә редакция почтасына хат килеп төште.
“Коткарыгыз зинһар! Танайны су баса. Техника да юк!” дип җан ачысы белән язылган иде анда. Чыннан да, гомер буе җыйган мөлкәтең су астында калып юкка чыксын әле, кая гына язмассың да кемгә генә мөрәҗәгать итмәссең.
Авыл башлыгы Фәнис Мирхәтуллин белән элемтәгә кердек. “Техника эшли. Зур бәхетсезлекләр булмас дип ышанасы килә”, - диде ул.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев