Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тамырларны барлаганда

Бу китап кулыма килеп кергәч тә, мин аны бер тында укып бетердем. Чөнки бу нәсел кешеләре минем өчен бик тә таныш һәм якын.

Язмыш кешегә әллә күпме авырлыклар бирә. Шуңа да карамастан, күпләр кыенлык­ларга бирешми, күңел матурлыгын саклап кала ала. Гамбәриянең әбисе – Шәмсекамал әби дә шундый ягымлы, изге күңелле кешеләрнең берсе иде. Шәмсекамал әбинең беренче никахы Гаптрахман 1921нче елда коточкыч тиф авыруыннан вафат була.  Каен­ата йортында  тагын дүрт абый-эне, авызга кабарлык ризык юк, ул туган йортына кайтырга була. Кулында бер яшьлек Разыя, ләкин абыйлары баласын иренең ата-анасында калдырырга киңәш итәләр. Шәмсекамал икенче тапкыр эшчән, уңган, нык хуҗалыклы  Сәлахетдин мулланың улы Гаптуллага кияүгә чыга.  Югары баш мәчете мулласы Сәлахетдин 1868нче елда туган, ятим бала. Сәлахетдин өйләреннән ерак түгел, үз исеме белән аталган мәчеттә мулла була. Хәзер ул мәчет урынында Чәй кое гына сакланып калган. Шунда ук мәдрәсәдә балаларга гыйлем бирә. Кечкенә чагында Сәлахетдин мәдрәсәдә укый, тулы дини белемне Тула шәһәрендә ала. Патша армиясендә алты ел хезмәт итеп кайта. Хезмәттән кайткач Гобәйдулла Рәхмәтуллинда өч ел батрак булып эшли.Шуннан соң гына мәчеткә мәэзин булып урнаша. Авыл мөселманнарын намазга чакыра, азан әйтә. Төрек телендә камил сөйләшкән, гарәп телендә укый-яза белгән, рус телендә җиңел аралашкан. Казан архивында аның турында бик күп мәгълүматлар саклана. Ул еш кына башкалада төрле китап нәшриятларында була, Бауман урамында урнашкан бинадан китаплар яздырып сатып ала торган булган.
1917нче еллар ... Авылда крестьяннар азат булса да, чынында исә җирләре авыл байлары Карамышев һәм Саттаров кулында була. Авылда төрле хәбәрләр тарала, Петроградта шау-шу...  Күрше Кири авылында крестьяннарны кулга алганнар. Молвинода авыл Советы оеша, власть хәзер элеккеге белдексезләр, белемсезләр кулына күчә. Гражданнар сугышы авылны читләтеп узмый. Каппель батальоны Свияжскига якынлаша, Албаба авылын басып алалар. Бердәнбер көнне авылга  аклар   килеп керә. Тавык, ит, сөт, май  сорыйлар, азык-төлек таптыралар. Аларны кызыл гаскәрләр куалап чыгара.  Тик кызыллар да кешеләрнең атларын, сыерларын алып китәләр.                                                                                                         
Авылда яңа власть урнашкач, бу тәртипсезлектән туеп халык эш эзләп төрле якка чыгып китә.  Паратскида фанер заводы төзелеп ята,  Бакуда нефть чыгаралар...
Коммунистлар, комсомоллар оеша, изба-читальня ачыла...
Халык байларга, ярлыларга, урта хәллеләргә бүленә.

Гөлфинә Канакова.
Мулла Иле – Яшел Үзән

Тулы язма газетаның җомга санында (№18).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәсел шәҗәрә