Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Таләп итә белик, акча сыйфат өчен түләнә

Хәзерге заманда безнең һәркайсыбыз таләпчән кулланучы булырга хаклы.

Ризык сатып аласың икән, аның эшләнү вакытын, срогын тикшерергә кирәк. Акчаны бит сыйфат өчен түлибез.
Хокукын белмәгәнне алдавы җиңелрәк. Кулланучы сыйфатсыз әйберне кире кайтарганда, йә ремонт, йә акчаны кире алу, йә товар алыштыруны таләп итәргә хокуклы.

Ягъни, кулланучыга ничек уңайлы – шулай хәл итә, ә сатучы аны үтәргә тиеш. Белмәгәнгә ташлама ясамыйлар, белгәнгә каршы сүз әйтә алмыйлар.
Аңлашылмаучылыклар булмасын өчен, кибетләрдә чекны алырга онытмас ка кирәк. Бу бик гади кагыйдә. Сыйфатсыз товар алып, аны алмаштырырга теләсәң, чек кулда булырга тиеш. Ниндидер хезмәт өчен түлисез, ишек-тәрәзә куйдырасыз икән, алдан ук документлар, лицензияләре белән танышыгыз.

– Сатып алучы бе лән сәүдә итүче предприятие арасында килеп туган бәхәсле мәсьәләләрдә гаделлекне торгызу гади һәм тиз башкарыла торган процесс түгел, – дип сөйли ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера
Гаязетдинова.

– Әмма кулланучылар хокукын якларга кирәк. Шуңа күрә, товарлар алганда игътибарлы булыгыз, чекларын һәм документларын сак лагыз. Быел 10 ай да безнең бүлеккә сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр буенча яшәүчеләрдән 734 мөрәҗәгать килде. Шуларның 647се телдән булса, 50се – язмача. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимү күзәтелә. Ни өчен, дип сорарсыз. Чөнки, без халык арасында профилактика чараларын уздырабыз, шикаять язу үрнәкләрен таратабыз.

Шул сәбәп ле, кулланучылар шикаятьләрне дә үзләре язарга өйрәнде, хокукларын таный башлады. Мөрәҗәгатьләрнең төр ләренә кил гәндә, хәзер күбрәк онлайн сатып алуларга зарланучылар күп. Кеше заказ бирә, аннан соң шул оешманы таба алмыйча интегә. Смартфоннарга, аяк киемнәренә, скважина насосларына, автомобильләрнең алгы пыялаларына, мебельләргә дәгъва белдерүчеләр күп. Сатып алалар, гарантиясе чыгарга өлгерми, төзексезлек килеп чыга. Кибеттә кире алудан баш тарталар.

Мәсәлән, бер ханым гарантия срогы вакытында ике тапкыр ватылып, ничә тапкыр ремонт ясалган суыткычы белән интегеп йөрде. Шикаять яздык, нәтиҗәдә, сәүдә ноктасында алмаштырырга мәҗбүр булдылар. Әлбәттә инде, закон нигезендә. Бер егет күптән түгел генә монитор сатып алган. Кайткач караса, экранының ватык булуы ачыкланган. Әмма кибеттә, әлеге дә баягы, үзең ваткансың дип, алмас ка маташканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев