Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Талны сыек вакытта бөгәләр»

Хәзерге заманда балаларыбызны ата-аналарыбыздан һәм әби-бабаларыбыздан өстен куябыз. Чөнки алар безнең бер яки ике бөртек кенә һәм өсләренә тузан да төшерми, «өф-өф» итеп кенә үстерәбез. Табында иң беренче һәм иң тәмле кисәкне алар алдына куябыз, түрдән иң йомшак һәм иң уңайлы урынны бирәбез, беркемнән сүз әйттермибез, бер эш тә эшләтмибез. Аннары олыгайган көндә мәрхәмәтсез, үзләре, үз рәхәтләре турында гына уйларга өйрәнгән балаларыбыз күрсәткән михнәттән, рәнҗетүләрдән кан елыйбыз.

 

 Мондый балалар элек бик сирәк, иркәләп үстергән бик җитеш һәм бай гаиләләрдә генә бар иде. Ә инде туксанынчы ел урталарыннан туганнарның күпчелеге шундый. Хәзер шул «туксанынчылар» үзләре әти-әни һәм аларның балаларыннан бакчаларда һәм мәктәпләрдә эшләүчеләрнең чәчләре үрә тора! Бөтенесен дә бер калыпка салу түгел бу, әлбәттә «нормальныйлар» да бар, шөкер.
Әби-бабайлар, әти-әниләребез бик зирәк булган, ишле гаиләдә дә һәр балага дөрес тәрбия бирә белгәннәр. Аның нигезендә беренче чиратта олыларга ихтирам һәм «талны сыек вакытта бөгәргә кирәк» кагыйдәсе яткан. Дәү әни һәм дәү әти сүзе закон булган, ә яшь буын кечкенәдән үк хәленнән килә башлаган бөтен эштә кул арасына керә барган. Мәктәп ләрдә дә хезмәт тәрбиясе яхшы куелган иде: көзен колхоз кырларында эш төгәлләнми торып, ныклап укуга керешү булмады. Язын кар эреп бетүгә, башта мәктәп бакчасында, аннары җәйге каникул буе сыйныфлар бүленешеп, шул ук колхоз эшендә. Хәтта дәресләрдән соң әти-әниләр янына булышырга фермага да теләп, шатланышып бара идек. Чөнки күңелле итеп эшли дә идек.
Хәзер балаларга класстагы тактаны да сөртергә ярамый икән, кая ул идәнен юу?! Өйдә дә эшләтмәскә тырышабыз.
Әлеге мәсьәләне күтәреп социаль челтәребезгә видеоязма да ур наштыр ган һәм: «Дуслар, ә сез ул- кызларыгызга ничә яшьтә өйдәге вак-төяк эшләрне куша башладыгыз? Яки сез «укысын гына, болай да мәктәптән арып кайта, ә өйдә мин үзем дә өлгерәм» фикерен алга сөрәсезме?» дигән сорау куйган идек.
Хөрмәтле «Яшел Үзән»ебезне укучылар, сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев