Тагын ике ир-ат Татарстанда коронавирустан вафат булган
Татарстанда коронавирус корбаннары саны 450 дән арткан.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бүген 72 һәм 47 яшьлек ике ир-атның үлеме сәбәпләре расланган. Үткәрелгән экспертиза һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, аларның үлеменең сәбәбе - коронавирус инфекциясе нәтиҗәләре.
Барлыгы 21 апрельгә Таатрстанда Covid-19 дан 451 үлем очрагы теркәлгән, шуларның 31е агымдагы айда. Ковид корбаннары арасында 243 ир-ат һәм 208 хатын-кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев