Тагын бер табут кайтты
Яшел Үзәндә Украина территориясендә махсус операция үткәргәндә һәлак булган солдатны җирләделәр
Яшел Үзәндә туган, мотоукчылар бүлегенең наводчигы, сержант Александр Солнцев 9 июльдә һәлак булган. Аның белән шәһәр зираты территориясендә хушлашу залында саубуллаштылар.
Махсус операциядә башын салган герой якташыбызны озатырга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев килде.
Александр үзенең хәрби бурычын үтәгәндә батырлык һәм рухи көч күрсәтте. Бу мәңгелек хәтер, – дип, кайгыларын уртаклашты Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
Александр Солнцев 1987 елның 20 мартында Яшел Үзәндә туа. Хәрби хезмәткә 2006 елда алына.
Туганнарының, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев