Тагын бер ел артта кала
Дуслар, бүген сез «Яшел Үзән»нең 2023 елда чыккан соңгы санын кулыгызга алдыгыз.
Тагын бер ел тарихта кала һәм тиздән сезнең белән бергәләп «Яшел Үзән» битләрендә яңасын башлаячакбыз.
Һәрвакыт безнең белән булган тугры укучыларыбызга ихластан рәхмәтлебез. 2024 елда да район һәм шәһәр тормышында бергәләп кайнарбыз. Иң-иңнәрен газета битләрендә, социаль челтәрләребездә яктыртырбыз дип, ышанып калабыз. Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч булсын, барлык кайгы-хәсрәтләр, борчулар узып баручы елда калсын.
Һәрбарчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, чиксез бәхет, саулык җан тынычлыгы телибез.
Ә газета белән килгән календарьны бәйрәм бүләге дип кабул итеп алыгыз. Әлеге календарь бары тик почта аша "Яшел Үзән" газетасына язылучыларга таратыла.
Яңа ел котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев