Тагын 46 татарстанлы коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирусны йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се — читтән кертелгән, 45е — контактта булган.
«15 кеше хастаханәгә салынган, 31е өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда — 28, Яр Чаллыда — 5, Балтач районында — 3, Азнакай районында — 2, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында - 1әр кеше авырып китте.
11 августка Татарстанда 24 482 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Узган тәүлектә 21 620 кеше терелгән, шул исәптән 26сы узган тәүлектә.
Барлыгы 891 270 кеше вакциналаштырылган (үсеш — 6 110), шуларның 702 852се икенче прививка алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев