Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 189 татарстанлы Covid-19 йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 189 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, ике кеше республикадан читтә йоктырган. Калган очраклар контактлы.

"54 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 135 кеше өйдә дәвалана», – дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

Күпчелек очраклар Казанга туры килә (107). 28 кеше Яр Чаллыда, алтысы – Чистай районында, бишәр кеше Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Спас районнарында авырый.

Дүрт covid – очрак Лениногорск районында, икешәр очрак Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Тукай районнарында теркәлгән. Әлмәт, Биектау, Зәй, Кукмара районнарында берәр кеше чирләгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 30,9 мең кеше коронавирус йоктырган, 25,3 меңе терелгән.

Вакцинацияне 1,5 миллионнан артык татарстанлы узды, шуларның 1 млны икенче прививка алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев