Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб яшьләргә йөрәк чирләренең биш борчулы билгесен атады

Кардиолог Денис Соколов йөрәк авыруларына ишарәләгән һәм тиз арада белгечкә барып күренүне таләп иткән биш билгене атады.

«Күпләр йөрәк авырулары өлкәннәрдә генә була, дип уйлый, әмма чирнең беренче билгеләре элегрәк, чагыштырмача яшьрәк чакта да барлыкка килергә мөмкин», – дип кисәтә табиб. Беренче шөбһәле билге дип ул даими арыганлык хисен атады. Соколов аңлатуынча, әгәр йөрәк канны нәтиҗәле рәвештә суырта алмый икән, мускуллар кислород һәм туклыклы матдәләрне ала алмый. Шуңа кеше арый һәм даими дискомфорт кичерә.  

Шулай ук, табиб сүзләренчә, йөрәк авыруларына  физик йөкләнеш вакытында күкрәк читлегендәге авырту яисә яну (пешү) тойгысы да ишарәли. Соколов искәртүенчә, бу очракта авырту тойгысы еш кына сул иңбашта яисә кулда чагыла һәм ял иткәннән соң бетә.  

Өченче билге дип кардиолог тын кысылуны атый. Бу тойгы, гадәттә, җәяү йөргәндә яисә физик эш вакытында барлыкка килә. Әгәр сулыш алуда кыенлыклар тыныч вакытта да барлыкка килсә, бу йөрәкнең җитәрлек эшләмәве аркасында тукымаларның кислородсыз калуы турында сөйли ала.  

Шешенүләр һәм тигез булмаган пульс  да җитди тайпылышлар билгесе булырга мөмкин.

Әлеге билгеләр барлыкка килгәндә Соколов ашыгыч рәвештә табибка күренергә киңәш итә, чөнки алар организмда өзеклек турында сигнал бирә. 

Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев