Сөйләшә дә белергә кирәк
Үзеңне төрле ялганлаулардан, акча югалтулардан саклау өчен, таныш булмаган шалтыратучылар белән бөтенләй сөйләшергә кирәкми.
Шулай да, әгәр әңгәмә корылган булса, «әйе», «юк» кебек сүзләрне һәм саннарны кулланмас ка киңәш ителә. Чөнки аферистларның тавышны диктофонга яздырулары, ә аннары банкка яки башка оешмага шалтырату өчен кулланулары бар.
Экспертлар кисәтүенчә, билгесез затларга, гомумән кемгә булса да, банк картасының гамәлдә булу вакытын һәм кире ягындагы саклану кодын хәбәр итмәскә кирәк.
Бүгенге көндә телефон мошенниклыгының иң киң таралган төре – куркынычсызлык хезмәте яки банкның техник бүлегеннән шалтыратулар, янәсе, аннан акча күчерергә омтылу булган, тик «банк хезмәткәрләре» бу операция не туктаткан. Мондый хәбәрне ишетүчеләргә экспертлар шунда ук трубканы куярга киңәш итә, чөнки банклар беркайчан да клиентларга операция мәсьәләләре буенча шалтыратмый һәм банк счетларының реквизитларын, шәхси һәм конфиденциаль мәгълүматларны ачыкламый.
Шулай ук, әгәр шалтырату яшерен номердан килә икән, сөйләшмәгез, чөнки банктан сайтта күрсәтелгән номерлардан гына шал тырата алалар.
Экспертлар кисәтүенчә, таныш булмаган кешеләргә телефон аша банктан смс-хәбәр белән килгән кодларны хәбәр итәргә, күрсәтелгән сылтамаларга керергә ярамый.
Кагыйдә буларак, паникага бирелүчеләр алдакчылар корбаны була. Әгәр картадан зур суммада акча күчерелү турында хәбәр итеп шалтыратсалар, телефонны куярга һәм картада күрсәтелгән номер буен ча банкка шалтыратырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев