Сыер сауган, торф чыгарган, йортлар салган Бөек Ватан сугышын кичергән кешеләр аерым игътибарга лаек
Ветеран белән очрашу
Еллар уза һәм аларның саны да кими. Ветераннар советында сугышта катнашучылардан 100 кеше исәптә торган булса, шулардан бер кеше генә исән. Сугыш толлары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары бар. Бүген Яшел Үзәндә өлкән буын ничек яши икән?
22 мартта кояш баегач мөселманнарның Рамазан ае башланды. Рамазан игелекле гамәлләр кылу вакыты. Безнең совет активистлары хезмәт ветераны – авыру Кәшифә Сөләйманова янында булды. Аңа 31 мартта 91 яшь тулды. Игелек кылганнар гына бәхетле була ала. Шуңа күрә аларга Аллаһ Тәгалә ярдәм итә. Ә Кәшифә апада мәрхәмәтлелек җитәрлек.
Кәшифә Сөләйманова ветераннар советында 2014 елдан бирле исәптә тора. Хәзер ул лаеклы яшьтә, кызы Венера белән яши. Без очрашу турында да аның белән сөйләштек.
Мин үзем Үзбәкстанда туган кеше буларак Көнчыгыш гадәте буенча билгеләнгән вакытка чәйгә тәм-томнар белән бардым. Чәй табыны артында без Кәшифә апаның тормышы турында сөйләштек.
Ул 1932 елның 31 мартында ТАССРның Арменский районындагы (хәзер Чистай районы) Акбулат авылында туган. Гаиләдә җиде бала булганнар. Кәшифә алтынчысы һәм бердәнбер кыз. 1940 елда беренче класска укырга бара. 1941 елда сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. Ул әнисенең ничек бәргәләнеп елаганын әйбәт хәтерли әле. Һәм берничә көннән аның абыйлары үзләре теләп сугышка китә. Әтисе белән әнисе иртәдән кичкә кадәр колхозда эшли. Алар үзләре үрнәгендә кызны авыр крестьян хезмәтенә өйрәтә. Ул әти-әнисенә еш ярдәм итә. Сыер фермасында эшли. Аның кул астында 12 сыер була, эше бик авыр. Болар турында Кәшифә апаның кызы Венера искә төшерә. Ул бу хакта гел сөйли торган була. Сыерларны кул белән савалар, сөтле бидоннарны ташыйлар – барысы да кул көче белән. Сыерларны ашатырга, эчертергә, саварга, тиресен түгәргә кирәк була.
Яңа эшкә керешкән сыер савучының уңышлары искитәрлек була. 1948 елда яхшы эше өчен, 16 яшендә аны Мәскәүгә юллама белән бүләклиләр һәм «Чайка» тегү машинасы бүләк итәләр. Мәскәүгә барып кайтканнан соң ул шәһәргә акча эшләргә китәргә янып йөри башлый. Әмма аны, башка иптәшләре кебек үк, җибәрмиләр. Паспорт авыл Советында һәм кемне җибәрү-җибәрмәү алар кулында була. Озак сөйләшүләр алып барганнан соң, 1952 елда аңа, ниһаять, паспортын бирәләр.
Бу вакытта авылга Ярославльдән вәкил килә һәм Кәшифә апа килешү буенча ике елга Дуниловск торф предприятиесенә эшкә китә. Ике ел эшләгәннән соң, 1954 елда Оренбургка яңа тимер юл салырга бара. Шунда ул булачак ире белән очраша, кияүгә чыга һәм анда ун ел эшли.
1966 елда Ташкентта җир тетрәү була һәм аны ире белән 3 айга шәһәрне торгызырга командировкалыйлар. Өч ай эшләгәч аларны ашыгыч рәвештә Наманган шәһәренә яңа келәм тукымалары комбинатына яңа йортлар төзергә җибәрәләр. Шул ук вакытта Иваново шәһәреннән төзелешкә 200дән артык гаилә килә. Әйбәт эшләре өчен җитәкчелек аларга калырга һәм яңа йортта урын бирергә тәкъдим итә.
1982 елда Кәшифә апа вакытыннан алда пенсиягә чыга (икенче сетка буенча зыян өчен). Соңгы елларда ул Домостроительный комбинатта стекловата төрүче булып 1992 елга кадәр эшли. Комбинат аңа тантаналы рәвештә «Хезмәт ветераны» медален тапшыра. Аның Рәхмәт хатлары, грамоталары, «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе бар.
Яшел Үзәнгә Кәшифә апа 2007 елда күченә. Хәзер кызы тәрбиясендә. Оныклары һәм оныкчыклары да бар.
Саубуллашканда без Кәшифә Зәки кызына тыныч көннәр, шатлык-куанычлар һәм саулык-сәламәтлек теләдек. Бу катлаулы заманда позитив күбрәк кирәк.
Ринат Шәрипов,
күченеп кайткан һәм ликвидацияләнгән предприятиеләр ветераннары советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев