Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шундый кыен икән ул кияүгә чыгасың килә башласа!

Бильярд өстәленә географик картаны җәеп салдык та Балъягар авылын эзләп таптык. Ерак ара түгел икән, бездән матай белән барганда биш кенә сәгатьлек юл...

Клубка без гәҗит укыр өчен генә җыелабыз. Укырга дип инде, безгә гәҗитнең беренче битләре кирәк түгел – анда ниләр язылганын укымасак та беләбез. Политика кайгысы юк, малай, кияүгә чыгып булмый. Ходай кушып, башлы-күзле булсам – ирем белән икәүләшеп үзгәртербез дә, корырбыз да әле дөньясын, Алла боерса... Гәҗитнең соңгы битләрендә, теге алыш-биреш рекламаларыннан соң урын калса, белдерүләр чыга: танышырга теләүчеләр турында, әнә шуларны укыйбыз. Гәҗит чыкмаган көннәрдә ял итәбез. Клубыбызда башка нәрсә эшләп булмый. Биюләр оештырыр идек – егетләр юк. Ну интегәбез түлке, егетләребез булмагач... Җитмеш хуҗалыклы авылыбызда чаң сугып, пүнәтәйләр белән эзләсәң дә, имгә ярарлык егет табалмассың. Әле кыш көне генә ике егетебез бар иде. Берсе, җылы яктан очып килгән шабашникларга ияреп, озын берлек артыннан чыгып китте. Икенче егетебез… Өйләнә торган нәмәрсә түгел. Инде бөтенебез белән дә берәр кат... урам әйләнде, яшен кырыкка тутырды, ә өйләнергә уенда да юк. Хәзер клубка бөтенләй чыкмый, гел өендә – кофта бәйләргә өйрәнгән, ди. Армиядән кайтырга тиешлесе бар барын, шуны егерме кыз бер булып көтеп торабыз. Егерме кыздамы хикмәт, араларында иң өлгергәне мин – солдатның кайтып керүен ике ел гына түгел, утыз ике ел көтәм инде... И солдатым, кайтсын иде тизрәк! Мылтыктан бушаган куеныңа сыеныр идем дә өлешсез калган унтугыз кызны туема чакырыр идем. Туй беткәч, кунаклар таралышкач, киявем белән икәүдән-икәү генә калгач... ничегрәк... нитеп... нишләргә микән? И, әнә Нәсимә әйтә, кияү генә тап, калганын үзем өйрәтермен, ди.

Күңелсез шул, егетләрсез күңелсез. Көзге яңгырларда, кышкы буранлы төннәрдә, язгы кичләрдә ялгыз башыңны ике мендәргә салулары... Хет гәҗиткә белдерү бир! Белдерү дигәннән, укыгансыздыр, гәҗиткә бер хат җибәрдек без, басылып та чыкты. Хәтерлисезме: «Егетләр талон белән, кызлар эшелон белән». Шул, безнең авылның егерме кызы имза куйган хат иде ул. Гәҗиттә басылып чыккач, «Мин сезнең белән танышырга телим» дип, күп кенә хатлар килде. Фотоларын җибәрәләр, бәйрәм белән котлап открыткалар салалар, күрешү-өйләнешү турында гына ләм-мим. Әллә барысы да хатынлы кешеләр – юри безне кызганып кына язышалар шунда... Кызганыч кызлар түгел без: печән чабабыз, утынын кисәбез, атын җигәбез, өен салабыз. Ул спорт ярышларын оештырып җибәрдек... Мин үзем гер күтәрү буенча район беренчелегенә чыккан кеше, ә ыштангы күтәрү-төшерүдә безнең кызлар республика чемпионы исемен ала язды.

Бүгеннәрдә клубта тагын кызлар артты: унынчыны тәмамлап, бер елга авылда калырга сүз бирәбез дип, ярты команда кыз безгә килеп кушылды. Шул гына җитмәгәние... Адәм көлкеләре – яше унсигезгә җитәр-җитмәс бала-чага, җыенысы бер хатынга тормый: битләре агарган – дәфтәр бите шикелле, чәчләре тузгыган, муеннары пионер галстугы тага-тага муйнакланып калган, билләре билсез, ботлары итсез, күкрәкләре әчтерхән чикләвеге хәтлек кенә.

Менә ичмасам без!..

Безнең Юшмыда кызлар исеме гел «мә»гә бетә: Сә-ли-мә, Фәһи-мә, Нәси-мә, Әкъли-мә... Алай сараннар түгел без.

Атналык гәҗитне яңабаштан укып чыгып, клубны бикләп китәбез дигәндә генә, инде кияүгә бару өмете бөтенләй өзелгәч, кич йөрүдән туктаган яшь пенсионеркабыз Вәсимә очып керде. Без аны калага разведкага җибәргән идек, баганаларны, белдерү такталарын карап йөр, танышырга теләүче юньлерәк ирләргә юлыкмассыңмы, дигән идек.

– Кызлар, – ди бу, лотарыйга мужик откандай сөенеп, – бер белдерү таптым: Балъягар дигән авылда егетләр эшелон белән, кызлар талон белән генә икән.

– Киттек шунда, егетләрен төяп алып кайтыйк!

Шундый кыен икән ул кияүгә чыгасың килә башласа...

Бильярд өстәленә географик картаны җәеп салдык та Балъягар авылын эзләп таптык. Ерак ара түгел икән, бездән матай белән барганда биш кенә сәгатьлек юл.

Сигез матайга атланып Балъягар ягына сыздык. Коляскалар буш – егетләр сыярлык кына. Әкълимәбез генә бераз киреләнеп маташты: миңа бер генә мужик җитми... Хуҗалыгым зур, арендага 15 гектар җир алдым, ди. Матай белән түгел, арбалы трактор белән барам, ди. Бер нәфесен тыя алмады инде тәки...

Өйдәгеләр никах мәҗлесенә әзерләнеп калдылар. Эшебез уңышлы гына барып чыкса, Юшмының калган кызлары да берәр рейс ясарлар.

Юлда килгәндә Әкълимәнең матае сүнде, кабызырлык түгел. Каравыллар кычкырып елап калды. И, ялгыз картаюлары...

Балъягарга килеп җиткәндә, төн үткән, таң аткан, инде көтү куар чак җиткән иде. Вәт җайлы вакытка туры килдек, ичмасам, егетләрнең мал ияртеп чыгуы була... Ә без аларның кәҗә-сарыгын бер якка, үзләрен кочакка дигәндәй, капчык кидереп матай бишегенә «дың!». Аннан соң әниләре түгел, этләре дә куып тота алмас.

Безнең киләсене берәрсе хәбәр итеп куйган мәллә, бүген егетләр көтү озатырга чыкмыйлар, кәҗә-сарыкларга гел бабайлар гына ияргән... Ярый, көтәбез әле, утыз ике ел көткәнне утыз ике минутка калгач кына үлмәбез. Эшкә җыенган чакларын сагаларга исәп... Торабыз. Шул ук бабайлар сәнәк-чалгы күтәреп болынга китте. Ә без һаман көтәбез... Ник чыкмыйлар соң инде егетләребез? Койма ярыгыннан чырайларыбызны күреп, котлары алынып, капкаларын эчтән бикләп куйдылар микән? Белдерүгә ялганлап язмаганнардыр ич?! Юктыр ла, Вәсимә обком каршындагы баганадан куптарып алдым дигәние, өй саен берәр егет әрәм картая, диелгән. Әллә, Ходаем, егет дигәннәребез шушы бабайлар микән? Булмастыр, бу бабайларга без нәрсәгә инде? Хәер, белмәссең, өйләнәсе килә дип белдерү язарлык хәлгә калгач, үзләренекен үзләре белә торгандыр. Алай да өйләренә кереп карыйк әле, егетләр качып ятмый микән?

– Әйдәгез, кызлар, җидебезгә жиде капка, җиде капчык, җиде никах.

Пластунский шуышып, яу кырын кичәбез, безгә әсир төшәсе дошманнар сизмәсен...

Шунысы сәер: капкалары эчтән бикле түгел. Үземә тиешлесенең өенә керсәм – мин аны дуңгыз баласы мыркылдый дип торам – булачак ирем юрганы белән башыннан бөркәнеп гырлый-гырлый йоклап ята. Төнге сменадан кайткандыр инде. Бигрәк шәп, йокласын, дулап интектермәс. Юрганы-ние белән төреп алдым да аркама салдым.

Шөкер, беребез дә тавыш-гауга куптармадык. Балъягарда тузан гына тузып калды.

Юшмыга җиткәч, җил тегермәне күләгәсендә җиде матайны бушатып, җиде капчыкны җиргә селкедек. Ходаем, һаман йоклап яталар. Ниткән йокы булды соң бу? Авыллары белән мәрткә китмәгәннәрдер ич...

Вәсимә һәммәбезгә дә никах укып чыкты. Хәзер уянсалар да ярый...

Туйны һәммәбез дә бергә үткәрдек. Туйда кызлар үзебез биедек, үзебез җырладык, үзебез гармун уйнадык... Ә тегеләр, болар... безнең ирләребез ашап эчәләр дә өстәл артында гырлап йокыга китәләр, уяналар да ашап-эчеп тагын йокыга китәләр.

Туйдан соң, өч көн үткәч, ниһаять, көч-хәл белән көн яктысына чыгып бастык. Әйдә, картым җанашым, тормыш көтәсе бар, капиталист агайлар һаман-һаман ярдәм итмәсләр, ал көрәкне, бир чиләкне – бәрәңге басуына киттек, дим. Картым Балъягар ягына карап авыз киереп бер иснәде дә:

– Ә раскладушка алып барабызмы соң? – ди.

Мин дә алай таш бәгырьле түгел, ярар, дим, ял итсен, көч җыйсын.

– Бар, картым, бар, болында бозау сакла, бәрәңге алырга бергәләшеп иртәгә барырбыз, – дим.

Кырдан кайтсам, ирем, дәфтәр энәсеннән кармак бөгеп, бала-чагалар белән инештә балык тотып ята.

Икенче көнне дә, өченче көнне дә шул ук хәл.

Эш рәтен белми, кочаклашып яту дигәндә... белә. Хәер, минеке хет йокласа да куенымда йоклый, әнә Нәсимәнеке, кочакларга тотынсаң, каравыл кычкырып елый башлый, ди. Вәсимәнеке Балъягардагы әнисенә елап хат язган, ди. «Вәсимә мине урлап алды, көчләгән өчен закон каты, судка бирик» дип әйтеп әйткән, ди.

Җыйнаулашып киңәштек тә ирләребезне авылларына илтеп куйдык. Кияүгә чыгып кергән исеме күтәрдек, күпләргә монысы да тәтеми әле.

Хәзер инде баганаларда, гәҗитләрдә белдерү күрсәк, гел көләсебез генә килә. Егетләр эшелон белән, кызлар талон белән, имеш, талон көненә калгач, юк инде ул, малай!
 

Камил Кәримов

Мәйдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

3

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев