Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугыштан соңгы ачлык

Совет халкы берничә тапкыр коточкыч ачлык кичергән.

1921-1922 елларда ачлыктан 5,2 миллион кешенеңгомере өзелсә, 1932-1933 елларда әлеге афәттән кырылучылар саны 7,7 миллионга җиткән. Әмма бу куркыныч исемлекнең дәвамы да бар әле. Бусы – 1946-1947 еллардагы «билгесез» ачлык. Сугыштан соңгы ачлык совет тарихындагы иң коточкыч сәхифәләрдән берсе ул. Афәт турында бар мәгълүмат яшерелгән, шунлыктан хәзерге көнгә кадәр әлеге проблеманы яктырткан материаллар бик аз. Ачлыкның төп сәбәпләре өчәү: сугыштан соңгы авыр еллар, 1946 елгы корылык һәм хөкүмәтнең колхоз-совхозларга карата яңа продразверстка сәясәте. Беренче ике сәбәптән генә дә шулкадәр кеше кырылмаган булыр иде, тик өстәвенә совет җитәкчелеге дә тырышкан. Эш шунда ки, 1946 елгы корылык нәтиҗәсендә ашлыкның тулай җыемы кимү 1945 ел уңышы белән чагыштыр­ганда әллә ни куркыныч та булмаган. Әгәр «ашлык әзерләү планы» дип аталган көчәйтелгән продразверстка планын арттырмасалар, азык-төлекне нормалап бүлү дәвам итәр иде, чөнки бу СССР өчен генә түгел, сугыштан соңгы бөтен Европа өчен дә гадәти күренеш саналган. Сугыш түзәргә өйрәткәнгә, халыкның хаҗәтләре зур булмаган. Корылыкка, элеккеге союзниклар тарафыннан агрессия куркынычына сылтап, совет хөкүмәте халыкны күрәләтә ачлыкка дучар итә һәм, икмәк резервларын туплап, чит илләргә сату максатын куя. Янәсе, халык хуҗалыгын торгызу һәм атом коралын булдыру өчен шул рәвешле акча таба. Ачлык килеп чыгуның тагын бер сәбәбе: дәүләт халыктан авыл хуҗалыгы продуктларын бик арзан бәягә сатып ала, аннары 6 тапкыр кыйбатлатып сата, шунлыктан аларның үзкыйммәтен капларга  мөмкинлек тумый. Гомумән, ачлык колхозчыларның һәм совхоз эшчеләренең (совет крепостной крестьяннарының) хезмәт активлыгын арттыруда сыналган чара сыйфатында файдаланыла.
Афәтнең корылыктан зыян күргән районнарны гына түгел, башка җирләрне дә колачлавы сугыштан соңгы ачлыкның үзенчәлеге булып тора. Зыян күргән төбәкләрнең «ашлык әзерләү планы»  Идел буе, Себер, Казахстандагы чагыштырмача бай авыл хуҗалыгы районнарына күчерелә, аларга өстәмә план бирелә, шул рәвешле дәүләт ачлыкны бөтен илгә тарата – 100 миллионнан артык кеше интегә. Халык, йорт-җирен ташлап, ризыклы урын эзли. Ачлыктан һәм ул китереп чыгарган авырулардан, шул исәптән дистрофиядән, тиф кизүеннән 2 миллионга якын кеше һәлак була. Суррогат ашап, миллионлаган кеше гарип­ләнә. Ачлык зәгыйфьләткән 4 миллионлап кеше, нигездә авыл халкы, дизентерия, диспепсия, пневмония белән чирли, шулардан тагын ярты миллионы үлә.
Бу юлы ачлык авылны гына түгел, шәһәрне дә аямый. 1946 елның 27 сентябрендә партия һәм хөкүмәт «Икмәкне экономияләү турында» яшерен карар кабул итә. Аның буенча, 1 октябрьдән 23 миллион кешегә – авыл җирлегендәге иждивенецлар, совхоз, МТС, җирле сәнәгать, урман саклау эшчеләре һәм хезмәткәрләренә,  шулай ук шәһәр һәм поселокларда өлкән яшьтәге иждивенецларга икмәк паегы бирү туктатыла, барлык иждивенецларга һәм балаларга икмәк бирү нормалары көненә 250 һәм 300 граммга кадәр киметелә, бу аларны ярым ач яшәүгә дучар итә. 1946 елның көзендә авыл җирендә яшәүче барлыгы 28 миллион эшче һәм аларның гаилә әгъзаларына азык-төлек карточкасы бирү туктатыла. Нәтиҗәдә 1946 ел азагына, колхозчыларны да кертеп, 100 миллоннан артык (!) кеше, ягъни ил халкының яртысы диярлек икмәк белән тәэмин ителми. Шул рәвешле мондый нәтиҗә ясап була: халык 1946 елның көзеннән күпләп ачыга башлый, иң авыр чор исә 1947 елның язына һәм җәенә туры килә, 1948-1949 елларда гына хәл бераз җиңеләя.

Гамир Гарифуллин.
Яшел Үзән
Алсу Зәйдуллина тәрҗемәсе.

 

Язманың дәвамы газетаның 82нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев