Сугышта катнашучыларга акча бирелә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Пенсия фонды бүлеге бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча бирә.
Пенсия фонды бөтен исәпләүләрне дә ясаган. Бу акча аларга 2018 елның май-июнь айларында пенсия яисә социаль түләүләр белән бергә бирелә. Моның өчен ПФРга махсус килү кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев