Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сугышны солдатлар сайлап алмый, аларны вакыт сайлый

1979 елда улларын тыныч хәрби хезмәткә, Ватан каршында бурычларын үтәргә озаткан әти-әниләрнең күңелләренә шом салып, сугыш турында төрле хәбәрләр ишетелә. Озак көттерми, кайсыбер капкаларны кайгы хәбәре дә каерып керә – цинк табутлар кайта башлый. Бу хәлләрнең үз илебез тыныч торган заманда булуы тагын да аяныч.

Күпме гаилә ут йотып, баласыннан, иреннән, абыйсыннан һәм сөйгәненнән исән-саулыгын белгертерлек хат кисәге көтеп яши ул елларда. Ә инде хезмәт срогын тутырып, «сугыш» сүзен чынлыкта татып һәм тотып карап, туган йортына әйләнеп кайтучылар бүгенге көндә дә тән һәм йөрәк ярасы белән яши. Шул кирәксез һәм мәгънәсез бәрелештә якыннарын югалтканнар хөкүмәткә бәддога укый. 
Әлеге «кайнар ноктада» интернацио­наль бурычларын үтәп исән калучылар быел Әфган сугышы тәмамлануның 30 еллыгын билгели. Күңелләрендә хатирәләрен яңарта.
– Мин VIII сыйныфны тәмамлагач Мәскәүгә укырга киттем һәм хәрби хезмәткә дә шуннан алындым. Бүгенгедәй хәтерлим, комиссариатка искиткеч матур формадан «покупательләр» килеп керде һәм һава десантлары гаскәре турында шундый кызыктырып сөйләделәр. Мин үз теләгем белән Әфганстанга җибәрүләрен сорадым. Гаярь йөрәкле вакыт бит,  яшь чак, күңел романтикага сусаган чор, – дип көлеп искә ала үзенең яшьлеген Яшел Үзәндә яшәүче Илдар Вәлиев. – Ниндидер курку, шикләнүләр дә юк иде, исән кайтачагыма ышандым. Алдан төш күргән идем, имеш сугышта булганмын һәм сау-сәламәт килеш өйдә ятам икән. Бәлки шул төш тә ышаныч биргәндер. Һава десантлары гаскәренә (ВДВ) билгеләделәр. Алдан Фирганәдә үлүчеләр һәм яралыларны алыштыру өчен өч айлык тизләтелгән «учебка»да булдык, аннары Кабулга очтык һәм частьләргә, заставаларга тараттылар. 
Анда бер  ел да җиде ай тау-таш һәм маджаһитлылар прицелы астында ниләр күргәннәрен бөтенләй сөйләргә яратмый әфган сугышы ветераны. Конкрет сорау бирсәң дә, шунда булган ниндидер кызык­лы очракны исенә төшереп, көлдереп, сүзне читкә бора. «Ничә еллар узды, хәзер яшереп торуның нигә кирәге бар?» –  дигәнгә: 
– Андыйны беркайчан да сөйләргә ярамый, ул коточкыч вакыйгалар шул килеш күз алдында торса да, күңелнең иң ерак почмагында сак­лана, – дип җавап бирде.
18-19 яшьлек гамьсез егетләрне аннан-моннан өч айлык курсларда «муштыр­лап» кулларына корал тоттырып үлемгә каршы  кертеп җибәрсеннәр әле! Анда бик нык психика гына чыдагандыр. Илдар да барысын да кичергән, үз күзләре белән күргән: ташлы таулар арасында өчәр тәүлек сусыз ятуларны да, шартлатылган тулы бер колонналарны да, кулына «лимонка» тоттырып совет солдатлары янына җибәрелгән әфган сабыйларын да... һ.б., һ.б. 
Вакыйгалар эчендә кайнап, солдатның көне төнгә ялганып, исән чагында куркыныч булса да, уза тора. Ә йөрәген учына кысып тотып сабыр гына көткән әни белән әти өчен ике ел бик озак тоелгандыр. Ул көннәрне 83 яшьлек Фәүзия апа Вәлиева да хәтерендә саклый:
– Без Илдарның Әфганстанга китәргә теләвен белмәдек. Фирганәдән хат килгәч, фермада кемдер: «әәә, алайса Әфганстан сугышына кертәләр инде»,  – диде. Бу сүзләр башыма суккан кебек булса да, күңелем никтер курыкмады, тыныч калды. Ә улымның кайту сөенечен әйткәннән соң, йөгерә-йөгерә кайткан ферма белән өй арасы юлы гомеремдәге иң озын юл булып тоелды, – ди ул күз яшьләрен сөртеп. – Тик хөкүмәтебез генә бәяләми әфганлыларны, тормышларын җиңеләйтерлек бер ташламаларын да калдырмадылар шуларның. Шөкер, сау-сәламәт әйләнеп кайтты, бала хәсрәтләре күрсәтмәде. Әле кемдер: әнә, фәлән, улының пенсиясенә йорт-җирен тазарта, дип әйтеп куйды. Әстәгыфирулла! Бер тиеннәре кирәкми, аның каравы минем улым исән! Алдагы көннәрдә дә шатлыклы гомерләр насыйп итсен!
Амин! Барлык әфганчыларны бүгенге истәлекле юбилей көне белән котлап исәнлек-саулык, тыныч һәм бәхетле тормыш телибез. Беркайчан да кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын! Хәзерге вакытта җәмгыятьтә әлеге сугышны һәм аның нәтиҗәләрен төрлечә бәялиләр. Әмма Әфган җирендә  үзенең хәрби бурычын лаеклы үтәгән солдат һәм офицерларның батырлыкларын сызып ташларга беркемнең дә хакы юк! Без әфганчы якташларыбыз белән горурланабыз, алар яшь буынга намуслылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып торалар.  

Зәйнәп Зиннәтуллина.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Илдар Вәлиев (сулдан уңга) хәрби хезмәттәше белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев