Сугыш башланганда миңа 8 яшь иде
«... Гаиләбез ишле: әти, әни, дәү әни (ул вакытка сукырайган) белән дәү әти, мин һәм 1937 елда туган энем.
Башта, аягы чатан булганга, әтидә бронь иде, аннары 1942 елда аңа да фронтка чакыру килде. Ә 1943тә инде «похоронка» да алдык. Кемне фронттан алып калу өчен җибәргәннәрдер инде безнең гарип әтине, белмим, берәр нәчәлник кәмәшендер, мөгаен.
Әни безне ашатыр өчен көне-төне эшләде: атлар ашатты, сыерлар сауды, бозаулар үстерде – өйгә кайтып керергә дә вакыты калмый иде. Мине бөтен эшкә бабай өйрәтте. Кулыма балта тоттырды да, бу синең беренче ярдәмчең, кулыңнан төшермә, диде. Ул мине печән чабарга, эскерт өяргә, ат җигәргә, сука тагарга, җир сөрергә өйрәтте. Хәлемнән килгән бөтен эшне башкардым.
Сугыш чорында хатын-кызларның урман кисеп яңа җир ачулары бик хәтердә калган: агач тамырларын казып-тарттырып чыгарулары, яндырулары, таш җыюлары, аннары җирне сөрүләре. Яңа җир яхшы уңыш биргәне хәтердә, икмәк булды. Әмма тамак тук булмады. Дәүләткә бик күп налог түли идек: итләтә, йомыркалата, сөтләтә, майлата һ.б. Әле ярый бабай аягында йөрде, йорт тирәсендә эшләде, сыер, сарыклар асрый алдык.
Сугыш беткәндә без инде зурлар белән бер рәттән басып барлык авыр эшләрне башкара идек, балачагыбыз булмады...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев