Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Су коенучыларны чоңгыл суырган: хатын-кыз котылган, баланы водолазлар эзли

Волгоград өлкәсенең Урюпинск районындагы Хопер елгасында коенганда, бала белән олы хатын-кызны чоңгыл суырган.

Хатын-кыз котыла алган, 12 яшьлек кызны хәзер водолазлар эзли. Бу хакта v1.ru хәбәр итә.

Фаҗига кыз туганнары белән елга буенда ял иткәндә булган. Су коенганда кыз чоңгылга эләккән һәм су астына киткән. Чоңгыл олы хатын-кызны да суыра башлаган, ул чыгып котыла алган.

«Авария-коткару бүлекчәләре хезмәткәрләре, шул исәптән водолазлар кызны эзләү эшенә җәлеп ителгән. Тикшерү башланды», – дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, компания су коену өчен җиһазландырылмаган урында ял иткән. Анда коткару постлары һәм инфраструктура булмаган.

«Күреп торсалар да, беркем дә ярдәмгә ташланырга батырчылык итмәгән – агым куркыныч булган», – диләр ведомствода.

Коткаручылар әйтүенчә, кыз бала олыларның ваемсызлыгы аркасында батып үлгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат
Фото: Волгоград өлкәсенең авария-коткару хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыңгыл нәрсә соң ул?