Штраф хаты хатынның чын йөзен ачты
Хөрмәтле редакция, газета укучылар!
Шушы хатым аша бер танышымның башыннан узган хәл турында җиткермәкче булам. Бу читкә акча эшләргә чыгып китүче ирләргә кагыла. Үзем хатын-кыз булсам да, ирләре гаиләләрен тәэмин итү өчен тырышканда, монда иреккә чыккан хатыннарның аларга мөгез куеп ятуларын аклый алмыйм. Менә танышым миңа нигә аерылышуын ничек сөйләде, шулай язам.
«Мин зур компаниядә эшлим һәм хезмәт хакым да яхшы. Себергә вахта белән йөрим. Хатыным үзе генә монда кала иде. Күптән теләсәк тә, балабыз юк. Моның әлегә шулай булуына борчылмадык та, чөнки аңа берүзенә бала тәрбиялисе авыр булыр иде. Шуңа күрә мин карьера баскычыннан күтәрелергә тырышам, ул вакытта Себергә очарга туры килмәс иде, Казанда офиста гына эшләячәкмен. Ә улыбыз яки кызыбыз булса, яхшырак булыр иде дип уйлыйм. Хыянәт итәргә вакыты калмас иде.
Соңгы тапкыр Себергә июльдә бардым. Бер ай булдым. Моңсуланмасын дип, хатынга шалтыраттым. Ул эшкә бара, иптәш кызлары белән очраша, ә өйгә кайткач берүзе. Без болай озак аерым торуның хисләребез өчен сынау буласын белдек, әмма акча һәм яхшы киләчәк өчен түзәргә карар кылдык.
Августта кайттым һәм почта әрҗәсендә өч «сәлам хаты» таптым. Моңа бик аптырадым. Чөнки мин күптән машинамда йөрмәдем бит, шәһәрдә бөтенләй юк идем. Конверттан зур тизлектә баруы күрсәтелгән үземнең машина фотосы чыкты. Җитмәсә төнлә: берсендә – 3:37, икенчесендә – 4:15, өченчесендә – 2:55. Яхшылабрак карагач, рульдә хатын булуын аңладым. Янында тагын бер кеше чамалана. Төннәрен аның белән утырып йөрерлек кеше юк безнең арада, кем булырга мөмкин? Шунда ук сорамаска, ә күзәтергә булдым.
Штрафларны түләдем, мин кайтканга сөенгән хатынны каршы алдым. Ул үзен гадәти тотты, бернинди үзгәреш сизмәдем. Мин булмаганда ничек яшәвен, кайларга баруын, эштәге хәлләрен сөйләде. Мине сагындыңмы соң, дип сорадым. Ул шундый тормышка инде ияләшә башлавын әйтте. Үзен элеккечә тотарга тырышса да, ниндидер фальш сизелде. Без хәтта элекке кебек озак итеп үбешмәдек тә. Хисләр сүнгән, әмма ул моны яшерергә тели кебек. Ул вакытта мин моңа игътибар итмәдем, тоелгандыр гына дип уйладым, ә фотода янәшә утыручы абыйсы булырга мөмкин, бәлки авылдан кунакка килгән булгандыр.
Берничә көннән, андый хатның ике айлар тирәсе элек тә килгәне искә төште. Ул вакытта хатын үзенең төнлә иптәш кызларына баруы, штрафның «стоп-линия»гә баскан өчен булуын сөйләгән иде. Анысын үзе түләгән иде, ул хакта минем картадан акча алынганга күрә генә белдем. Че-то минем хатын төннәрен еш машинада җилдерә башлаган әле, дип куйдым. Бу турыда уйламаска тырышсам да, башымнан китмәде. Дәлилләр табылмасмы, дип, машинаны да тикшердем. Анысы да юылган иде. Инде телефонын тикшерергә булган идем дә, кире уйладым, чөнки ул аның бармак коды яки пароль белән генә ачыла.
Берничә көннән икәү йөрергә чыктык. Аңа кадәр ул үзен элеккечә тотты, шикләнерлек берни дә сизмәдем. Эшендә дә тоткарланмый, иптәш кызлары белән утырырга да чыгып китмәде. Хыянәт итүенең бернинди дә билгеләре юк. Мин дә үземне аның гаепсезлегенә ышандырырга тырыштым. Чынлыкта да, абыйсы килгән булгандыр.
Без үзебез яраткан күл буендагы урман паркында йөрдек, күптән чыккан юк иде. Урамда матур, җылы һәм кояшлы иде. Җәйнең соңгы көннәре искиткеч матур узды. Хатын үзен күл янында фотога төшерергә сорады һәм миңа телефонын тоттырды. Менә шунда иң кызыгы башланды да.
Телефонны алдым да, фотога төшерә башладым. Шул мәлдә смс килде.
Анда Ильяс эш дигән берәүдән: «Ирең кайтты да, хәзер минем белән башка очрашмаска булдыңмени? Конечно, вечно каядыр югалып торучы һәм сине бәяләмәүче мужик белән яхшырак бит», – дип язылган иде.
Миңа салкын су койгандай булды, шаккаттым бөтенләй. Шулай да түзәргә булдым. Кич барын да хәл итәрбез, дип уйладым.
Ул мизгел җитте.
Кроватта ятып телевизор караганда, тоттым да, турыдан-туры: «Эштә нинди Ильяс ул?» – дип сорадым.
Хатын уңайсызланып калды, ык-мык итте. Фотога төшергәндә килгән смсны күрүемне һәм штраф хатларындагы фотолар турында әйттем. Ул полный шок хәлендә калды. Күзләре яшь белән тулды һәм барысын да, Ильяс белән берничә көн уздыруын, тегесенең аңа карата бик игътибарлы булуын, чәчәкләр бүләк итүен сөйләп бирде.
Миңа әлеге мизгелләрдә бик авыр иде, бу очракта нишләргә, ничек хәл итәргә, кая барып бәрелергә белмәдем. Аерылышырга карар кылдык. Хатын әти-әнисе янына кайтып китте һәм бер айдан аерылыштык.
Әлеге ситуациядә үземнең дә гаебем барлыгын аңлыйм, чөнки хатыныма тиешле игътибар биреп җиткерә алмадым. Мондый вакыйгадан соң мөнәсәбәтләрне дә элеккечә дәвам итә алмас идек. Тормышымның бу өлешенә нокта куеп, бәхетемне башка хатын-кыз белән эзләргә вакыттыр. Мондый сынаулар аша узуны беркемгә дә теләмим, тик тормышта төрле хәлләр була. Аннары шуны уйлап йөрим әле, хатыным мине чынлап яратмагандыр да. Ник дисәң, мин дә командировкада яратышуларга сусый идем, тик аңа хыянәт итүгә бармадым. Мәхәббәтне сакларга кирәк аны».
Әйе шул, тормышта төрле хәлләр була, әмма намусны саклау – хатын-кызның үзеннән тора. Элек ирләрен сугыштан бишәр, унар ел, хәтта гомерләре буе көткәннәр. Минем әлеге танышым кебек иргә дә хыянәт иткәч инде... Белмим. Хәзерге хатыннарның әхлак дәрәҗәсе нигә шулай түбән икән?
Сәламнәр юллап калучы райондашыгыз Гөлфия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев