Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Стажың тулдымы, ялга китәсең

Татарстан Социаль фонды мәгариф өлкәсендә эшләүче 100гә якын хезмәткәргә картлык буенча иминият пенсияләрен вакытыннан алда билгеләгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Мондый хокукка мәгариф учреждениеләрендә эшләп, 25 ел (2025 елдан – 30) махсус стажы һәм тиешле санда пенсия коэффициентлары булган хезмәткәрләр ия.

Иминият пенсиясен билгеләү срогы хезмәт стажына турыдан-туры бәйле. Россиядә пенсия яшен этаплап күтәрү турындагы закон педагогларга да кагыла. Мисал өчен, 2021 елда кирәкле стаж тутырган педагоглар пенсия алу хокукын 2024 елда гамәлгә ашырды.

2023 елдан башлап һәм алга таба вакытыннан алда иминият пенсиясе стаж туплау датасыннан соң 5 ел узгач билгеләнә. Пенсиянең үз вакытында билгеләнүен тәэмин итү өчен, документларны алдан бәяләү һәм шәхси счет мәгълүматларының тулылыгына инану максатында, Социаль Фондның клиент хезмәтләренә алдан ук мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев