Сөт ризыклары җитештерүчеләргә яңа йөкләмә
Сөт ризыклары җитештерүчеләр гыйнвар аеннан әлеге продукцияләргә кушылган үсемлек майлары турында хәбәр итәргә тиеш.
Хәзер товар турында тулы мәгълүматны продуктның алдагы этикеткасыннан укып белеп булачак.
Аерылып торсын өчен текст контрастлы шрифт белән язылачак. Продукциядәге «Үсемлек мае кушылган» дигән язма 3 миллиметрдан да кечерәк булырга тиеш түгел. Моннан тыш, этикеткалардагы состав исемлегендә сөт терминнарын куллану тыела. Шулай итеп, һәркем үзе өчен файдалырак товар сайлау мөмкинлеге алачак. Җитештерүчеләргә товар тышлыкларын алмаштыру өчен 180 көн бирелгән булган. 11 гыйнвардан элеккеге этикеткалы сөт товарлары сатылырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев