Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Спорт тормышының мөһим бер өлеше

Чирәмдәге хоккей спорт төренең иң яхшы уенчысы Яшел Үзәндә яши.

«Төнбоек» сәхифәсенең геройлары белән аралашканнан соң, гел шатлыклы хисләр кичерәм. Максатчан, тырыш, күңеленә ятышлы һөнәр тапкан балаларыбыз, шөкер, бихисап. Һәм теләкләрен тормышка ашыру өчен бүгенге көндә мөмкинлекләр җитәрлек. Бездә кунакта чирәмдәге хоккей спорт төре буенча Татарстанның иң яхшы уенчысы – Данияр Әдиятуллин.

Данияр 5нче гимназиянең VА сыйныфында укый. 7 яшендә аны әти-әнисе Динар белән Алсу шәһәребезнең «Маяк» спорт комплексына чирәмдәге хоккей спорт төренә бирә. Ир малайның нык, сәламәт, көчле булып үсүен тели алар. Тик ул чакта улларының бу уен белән шулчаклы мавыгыр дип уйлап та карамаганнардыр әле. Ә Данияр бу спорт секциясен үз итә, яратып йөри һәм уңышлары да сөендерерлек. Атнасына алты көн, ике сәгать шөгыльләнә ул. Вакыт юклыкка зарланмый, һәр көн мәктәптән соң командасы янына ашыга. Ә инде көчләрен, көндәшләре белән очрашып, ярышларда сыныйлар.

Еш кына Казан, Пермь, Мәскәү, Электросталь шәһәрләренә барып, турнирларда катнашалар. Үзләре дә бик еш кунак лар кабул итә. 9-12 ноябрь көннәредә «Маяк» спорт комплексында 2010 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында чирәмдәге хоккей буенча «Волжская осень» дигән Бөтенроссия ачык турниры булып узды. Екатеринбург, Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Азов, Электросталь шәһәрләреннән 12 команда җиңүче исеме өчен көрәште. Берничә көнгә сузылган ярыштан соң, Татарстан җыелма командасы җиңү яулады, аның нигезендә Яшел Үзән спортчылары. Һәм алар арасында Данияр Әдиятуллин да бар. Беренчелеккә лаек булудан тыш, Данияр «Команданың иң яхшы уенчысы» дигән кубокка ия була. Мондый ук зур бүләк шушы гимназиядә белем алучы Самир Саттаровка да тапшырыла.

Спорт минем тормышымның бер өлеше. Ә җиңүләр безгә алга таба тагын да тырышыбрак уйнарга этәргеч бирә. Россия күләмендә шундый дәрәҗәгә ирешүебез белән горурланам. Тренерым Тимур Мирасовка, әти-әниемә рәхмәтлемен. Мамадыш-Әкил авылында яшәүче әби-бабаем да уңышларымны күреп сөенә. Спорт белән шөгыльләнүдән куркырга кирәкми. Ул физик халәтне ныгыта, үзеңне көчле һәм сәламәт итеп хис итәргә ярдәм итә, – ди әңгәмәдәшем
Данияр.

Данияр мәктәптә дә сынатмый, 4-5кә генә укый, барлык фәннәрне дә яратып үзләштерә. Энесе Әскәр белән дә буш вакытын файдалы итеп уздырырга ярата. Киләчәктә Данияр хоккейчы булырга хыял лана. Кем белә, бит Яшел Үзәннән Данияр Әдиятуллин дигән спортчыны күрергә насыйп булыр. Әлегә ул алга куйган максатларына ирешү өчен хәленнән килгәнчә тырыша, үз өстендә эшли, чын ир-егет булып үсеп килә. Фикерләре дә төпле, спорт белән шөгыльләнгән егетнең башкача булуы мөмкин дә түгел. Уңышлар сиңа, Данияр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев