«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время - Безнең заман» фестивальләренең зур гастроль туры башлана
Концерт Яшел Үзән районында да көтелә.
4 сентябрьдә Түбән Кама нефть химиячеләре паркында берьюлы ике республика «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» фестивальләрендә җиңүчеләр һәм лауреатларның зур гастроль турының беренче концерты була.
Танылган мәдәни брендларның киңкүләмле иҗади туры 4-18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак. Ул Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Иҗади эшләүче яшьләр һәм эстрада сәнгатенең яшь йолдызлары арасында лауреатлар һәм җиңүчеләр шәһәр халкына дөньяның төрле халыкларының биюләренә һәм җырларына бай матур программа бүләк итү өчен берләшәчәк. Иҗади десантны ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка һәм театр училищесы студентлары һәм аны тәмамлаучылар баетачак.
Алар арасында - «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре, La Scala (Милан) һәм Россиянең Зур театры солисты Рузил Гатин, Казан вокаль дуэты Инсаф Ганибаев һәм Миләүшә Ногманова, Яр Чаллы шәһәренең «ЛИК» балалар хореография студиясе, Зәй шәһәренең «Мирас» халык вокаль-хореографик ансамбле, Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы Гран-при иясе, Мәскәү мюзикл театры актеры Алексей Родионов, җырчы һәм федераль театр проектлары актеры Михаил Урецкий һәм башкалар бар.
«Без фестивальләрнең иң яхшы номерларыннан өч сәгатьлек программаны дөньяның төрле шәһәрләрендәге тамашачылар күңел ачып җибәргән топ башкаручыларыбыз белән тәкъдим итәчәкбез, - ди фестиваль хәрәкәтләренең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. – Казанга, "Пирамида" яки "УНИКС"ка һәркемнең дә гала-концертка килү мөмкинлеге юк».
Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булучылар – «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ вокаль ансамбле, Шамил Хаҗипов һәм Радик Зәйнуллов дуэты, шулай ук республиканың Тукай районыннан бертуган Ильмир һәм Илнур Габидуллиннар тәкъдим итәчәк.
"Берьюлы ике фестивальдән торган мондый зур күләмле тур бездә булганы юк иде әле, – дип билгеләп үтә Дмитрий Туманов. - Һәр районда программа аерылып торачак һәм иң яхшы хореографик һәм вокал номерларыннан торачак. Тамашачылар Безнең тату күпмилләтле республикада яшәүче халыкларның барлык төрлелеген күрәчәкләр. Һәм бу онытылмаслык бәйрәм булачак, аның авторлары - талантлы балалар һәм Татарстанның эшләүче яшьләре».
Ул бу юлы «Йолдызлык» командасының иң ерак районнарга, авылларга да барып җитәргә планлаштыруы турында сөйләде.
"Әйтик, без беренче тапкыр Ютазы һәм Әгерҗе районнарында чыгыш ясаячакбыз, элек анда "Йолдызлык"та, "Безнең заман" та үз концертларын оештырмаган иде. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән без Татарстанның күп кенә халкы өчен чын матурлык һәм талант бәйрәмен үткәрә алабыз", - дип нәтиҗә ясады Туманов.
Концертлар ачык мәйданчыкларда һәм авыл мәдәният йортларында узачак. Тамашаларга керү бушлай булачак. Моннан тыш, турда катнашучылар зур концерт оештыру өчен сәхнә костюмнары, яктылык һәм тавыш җиһазлары алып киләчәк.
Түбән Камада чыгыш ясаганнан соң икенче көнне үк «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман» артистлары Әгерҗе районында (Варклед-Бодья авыл мәдәният йорты) чыгыш ясаячак. Тур дәвам итәчәк.
- Менделеевск районында – 6 сентябрь (Бәзәкә авыл мәдәният йорты),
- Ютазы районында – 8 сентябрь (Байлар һәм Ютазы мәдәният йорты),
- Азнакай районында – 9 сентябрь (Тымытык авыл мәдәният йорты),
- Кукмара районында – 12 сентябрь (Әсән-Елга һәм Вахитов авыл мәдәният йорты),
- Балык Бистәсе районында - 13 сентябрь (Күки һәм Биек – Таус авыл мәдәният йорты),
- Алексеевскида - 14 сентябрь (Алексеевск һәм Мөкерле авыл мәдәният йорты),
- Кама Тамагы районында – 16 сентябрь (Кама Тамагы һәм Иске Казиле авыл мәдәният йорты).
- Моннан тыш, зур концертлар Әлмәттә (10 сентябрь), Чистайда (15 сентябрь) һәм Буада (18 сентябрь) узачак.
- Яшел Үзән районында бәйрәм концерты 11 сентябрьдә Олы Яке һәм Әйшә авыл мәдәният йортында узачак. Рәхим итегез!
Тур концертларына керү ирекле. Барлык концертлар 18.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев