Совет футболы һәм хоккее легендалары Яшел Үзәндә
«Газпром» ГАҖнең актив социаль сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Газпром трансгаз Казан инициативасы буенча сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү максатларында Яшел Үзәндә «Российская пресса» танылган командасы катнашында хоккей бәйрәме узды.
Роспресса Татарстанга икенче тапкыр килә. Быел матч-реванш тамашачыларны Яшел Үзәндә «Ледокол» сарае бозында җый ды. «Зеленое дерби» темасын дәвам итеп, чара «Зеленодольское дерби» исемен алды һәм җанатарларга һәм катнашучыларга мул итеп спорт азартын, позитив һәм энергия зарядын бирде.
Спорт чарасының иң якты һәм истә калыр лык мизгелләренең берсе – Яшел Үзән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен танылган спортчылар Алексей Бадюков һәм Андрей Николишин, Дмитрий Сычев һәм Александр Мостовой катнашында хоккей һәм футбол буенча мас тер-класслар булды.
– Сезне Яшел Үзән җирендә сәламләргә шатмын, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев. – Бу хоккейны популярлаштыру өчен бик мөһим адым. Әлеге чара Яшел Үзәндә балалар спортын үстерүгә этәргеч булачак. Безнең шәһәрдә «Российская пресса» танылган командасы катнашында хоккей бәйрәме «Газпром трансгаз Казань» һәм шәхсән Рөстәм Ринат улы Усманов инициативасы буенча уза, моның өчен мин рәхмәтлемен. Турнирда катнашучыларга уңышлар, шулай ук гадел көрәштә җиңүләр телим.
– «Газпром» компаниясе Россия спорты үсешенә бик күп акча кертә, – дип шәрехләде «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль дирек торы Рөстәм Усманов. – Балалар һәм яшүсмерләр мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен мондый мастер-класслар, атаклы Россия спортчылары катнашында иптәшләрчә турнирлар оештыру күркәм гадәткә әйләнде. Михаил Павлович Афанасьев җитәкчелегендә җирле админис трация ярдәме белән, мондый чараны оештыру Яшел Үзән җирендә дә мөмкин булды.
«Газпром трансгаз Казан» – «Российская пресса» 2 : 4
«Российская пресса» – «Ак Барс» ветераннары5 : 6
Татарстан командасын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев