Социаль түләүләр 4,9 процентка артты
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән социаль түләүләр артты.
Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9 %ка индексацияләнгән. Артым ай саен акчалата түләүләр алучыларга, ә бу Татарстанның 327 меңнән артык кешесенә кагылачак.
Аларга сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка кайбер гражданнар керә.
Индексация күләме 2020 ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән. Моннан тыш, бердәм акчалата түләү җыелмасы составына керүче 4,9% ка индексацияләнә. Закон буенча ул бер тапкыр бирелә торган акчаны алучыларның барысына да тиеш. Җыелманың бәясе аена 1 211,66 сумга кадәр арткан:
- дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент-аена 933,25 сум),
- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама (акчалата эквивалент-аена 144,37 сум),
- шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү (акчалата эквивалент-аена 134,04 сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев