Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге.
1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны МФЦга, алдан язылу буенча Пенсия фондының территориаль органнарына, ПФ сайтында шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә.
Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
- төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук, дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта түләүсез йөрү.
– Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия булган федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала, – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мөһим! Дару препаратларын – дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламаны – социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта барып-кайтуны РЖД бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев