Сорау-җавап
Ипотекага фатир машина урыны белән биреләме?
Кредитларга бәйле сорауларга җавапны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның консультация үзәге белгече Надежда Александрович бирә
Кредит буенча фатир алырга уйладым. Әмма миңа ошаган фатирны машина урыны белән генә саталар. Машина урыны ипотека булырга мөмкинме?
– Әйе, бу мөмкин. 1998 елның 16 июлендәге 102-ФЗ номерлы «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында»гы Федераль законның 5нче маддәсенең 1нче пунктындагы 6нчы бүлегенә ярашлы рәвештә ипотека турында килешүгә шул исәптән, машина урыны салынырга мөмкин.
Ирем белән без заем акчаларын җәлеп итеп фатир алырга тели идек. Һәм шуңа бәйле рәвештә, ипотеканы уртак
милекне һәм өлешләрне билгеләгәндә яки билгеләмәгәндә аерма бармы икән?
– Әйе, мондый аермалар бар. «Ипотека турында»гы Федераль законның 7нче маддәсенең 1,2нче пунктларына ярашлы рәвештә, уртак милеккә ипотека барлык милекчеләрнең ризалыгы булганда гына билгеләнә ала. Әгәр федераль закон башканы билгеләмәсә, ризалык язма рәвештә бирелергә тиеш.
Гомуми өлешле милек катнашучысы исә, башка милекчеләрнең ризалыгыннан башка, гомуми милеккә үз өлешен залогка куя ала.
Әмма бу өлешне сатканда Россия Федерациясе Гражданлык кодексының калган милекчеләргә караган өстенлекле сатып алу хокукы турында 250 һәм 255нче маддәләре кагыйдәләре һәм торак йортның гомуми милкенә милек хокукында өлешкә түләтүне таләп итү очракларыннан тыш, гомуми милек хокукында өлешкә түләтүне сорап мөрәҗәгать итү турында кагыйдәләр кулланыла (Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 290нчы маддәсе).
Минем фатирны, су белән тәэмин итү системасы бозылу сәбәпле, су басты һәм шунда документларның бер
өлеше, шул исәптән минем банк белән кредит килешүем дә бозылды. Аны югалтуның нәтиҗәләре нинди һәм аны ничек торгызырга икән, чөнки миңа тагын өч ел түләргә кирәк?
– Заемчының кредит килешүен югалтуы заемчыга җитди хокукый нәтиҗәләр китерми. 2013 елның 21 декабрендәге 353-ФЗ номерлы Федераль законның 5нче маддәсенең 5нче өлешенә ярашлы рәвештә, кредит килешүенең гомуми шартларының күчермәсе заемчыга аның соравы буенча бушлай яки аны әзерләү чыгымнарыннан артмаган түләү белән бирелергә тиеш. Банкның заемчыга кредит килешүенең шәхси шартларының күчермәсен бирү бурычы турыдан-туры каралмаган, әмма банклар, кагыйдә буларак, үз заемчыларына каршы бармый һәм әлеге килешүләрнең күчермәләрен бирә. Моннан тыш, әгәр шәхси килешү электрон рәвештә имзаланган булса, ул заемчының интернет-банкында сакланырга мөмкин. Бу мәсьәләне хәл итү өчен банкка кредит килешүенең күчермәсен бирү турында сорау белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев