Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау - Җавап

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә

– Улым хатыны белән аерылышкан, алар завод биргән бүлмәдә торалар иде. Хәзер килен башка фатирда яши, әмма пропискадан төшми. Улым ике баласына да алиментын түли, бу килен пропискада булгач, аның өчен дә түләргә туры килә. Бу очракта улыма нишләргә икән? Бүлмә икесе исемендә дә.
Газета укучыгыз.

РФ Торак кодексы нигезендә гражданнар һәм оешмалар үзләре биләгән бина өчен коммуналь хезмәтләргә түләргә тиеш. Милекченең, яллаучының яки арендаторның коммуналь хезмәтләр өчен түләү йөкләмәсе милек хокукы билгеләнгәннән яки тиеш ле килешү төзелгәннән соң барлыкка килә.
Өлешле милектә катнашучылар торак урыннары турында кайгыртырга, аларны һәм җиһазларын тиешенчә һәм төзек хәлдә тотарга, билгеләнгән тарифлар яисә индивидуаль исәпкә алу счетчиклары күрсәткечләре буенча кулланылучы хезмәтләр өчен даими түләргә тиешләр.
Сезнең очракта, улыгызның элеккеге хатыны коммуналь хезмәтләр өчен торак урын милекчесе буларак түләргә тиеш. Сезнең улыгызга, узган чорда элеккеге тормыш иптәшеннән коммуналь хезмәтләрне түләтү өчен судка мөрәҗәгать итәргә һәм торак урыны, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарында катнашу тәр тибен билгеләргә кирәк. Бу очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясе һәм торак өчен түләү чыгымнары һәркемгә аерым квитанция буенча киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев