Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау-җавап

Газета укучылардан килгән кайбер сорауларга бүген Зур Ключи авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Хәкимҗанов җавап бирә.

– Мәчеткә килеп, күз, сүз тигәннән өшкертергә, кешенең био-кырын (аура) ныгытырга, чистартырга мөмкинме? Шундый хезмәт күрсәтеләме?

– Кеше үзе дә белгән догаларын укып, өшкерә ала, файдасы була. Мәчеткә барып, белгән кеше укыса, әлбәттә, әйбәт инде ул. Бу чакта кешенең био-кыры чистара. Ә инде мәчеткә килү – хәзрәт ихтыя рында дип уйлыйм. Мин вакытым һәм мөмкинлегем булганда өшкерәм.

Хатын-кыз намаз укып та чәчен күрсәтеп йөри аламы? Кайберәүләр намаз кабул булмый диләр. Бу фикер дөресме?

Намаз кабул буламы, юкмы – аны бер Аллаһ Тәгалә генә белә.

– Кабер өстенә ясалма чәчәк, венок куярга ярамаганны беләбез. Тик инде кемнеңдер каберенә куелган ул чәчәкләрне, сабыйлар каберендәге йомшак уенчыкны зират өмәсенә килгән кешенең алып атарга хакы бармы?

Минем фикеремчә, кем куйган, шул алып куйса әйбәтрәк булыр. Яки хуҗасыннан сорап алып куярга кирәк. Кешенең нәфрәтен уятырга кирәкми.

– Минем кызыма 1 яшь була, төнлә йоклаганда нык итеп саташып уяна. Йоклатканда һәм күз тигәндә нинди догалар укырга ярый?

– Нинди сурәләр беләсез, шуны укысагыз була. Ә болай «Фатиха», «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сурәләрен укысаң бик әйбәт.


– Машиналарга догалар элеп куялар. Алар чынлап та юлда хәвеф-хәтәрдән саклыймы?

– Юк, алар сакламый. Куймавың хәерлерәк була. Юлда йөри белмәсәң, бернәрсә дә булыша алмас. Ә аллаһ Тәгалә иң элек күңелдә булырга тиеш.


– Сәдака акчасына ниләр алырга ярый һәм ярамый?

– Әгәр син аңа мохтаҗ түгел икән, мохтаҗрак кешегә бирергә кирәк. Бездә абыстайлар мәҗлестә җыеп, мәчеткә тапшыра. Шул акчалардан газ, утка түлибез. Зиратта кайбер эшләр башкарабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев