Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сорау - җавап

Безнең телеграм каналына укучыбыздан: «Ни өчен кечкенә косынка «француз яулыгы» дип атала? – дигән сорау килде.

Әлеге яулык барлыкка килү тарихына күз салсак, аны кулланган беренче кешеләрнең борынгы Кытай һәм Рим сугышчылары булуына гаҗәпләнербез.

Рим легионерлары походлар вакытында муеннарын салкыннан яки җилдән саклар өчен, яисә авырганда тукыма кисәге белән ураганнар. Борынгы Мисыр тарихы кулъязмаларында җилкәләренә салынган дүртпочмаклы тукыма тасвирланган һәм бу аны кигән кешенең социаль статусы символы булып хезмәт иткән.

Соңрак муен яулыклар турында Франция тарихында укырга була. 1635нче елда Франция патшасы Людовик XIV муенга яулык чорнап йөрү модасын кертә һәм ул әлеге муен тирәли яулык урау ысулын, янычарларны җиңү уңаеннан патша сараена чакырылган хорватлардан ала.

Бүген дөнья дизайнерлары яңа коллекцияләр булдыруга илһамны узган елларның билгеле бер культ эпохалары әйберләреннән ала.

Ә, менә җиңел һәм нәфис франтон шарфлар - чыннан да һәр хатын-кыз өчен табыш. Франтон шарфның (француз косынкасы) теләсә кайсы почмагын элмәккә кертеп булырлык итеп эшләнгән махсус өлгесе хатын-кызның кәефе буенча төрле образлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев