Сорау-җавап
– Хәзер күп кенә шәхси хуҗалыклар бакчаларына люцерна чәчә.
Бер сезонга ул өч мәртәбә үсә. Менә өченчесен августның 20сеннән соң чабарга ярамый диләр, имеш шулай итсәң киләсе ел уңышы начар була. Газета аша бу сорауга төгәллек кертеп, җавап бирә алмассызмы икән.
Газета укучыгыз.
– Тотрыклы суыклар башланганчы 40 көн кала люцернаны чабарга кирәк. Хәзер менә вакыты инде.
5 сентябрьләргә кадәр чапсагыз бик әйбәт. Чөнки җирләр катырганчы үлән туклыклы матдәләр җыеп өлгерергә тиеш, – дип аңлатты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек, үсемлекчелек буенча консультанты Шәүкәт Шәрипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев