Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңгы кыңгырау яңа җиңүләрнең башы булсын

Яшел Үзән районы һәм шәһәре мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Әйе, әле кайчан гына ул-кызларыбызның чәчләренә ак бант бәйләп, өр-яңа мәктәп формасы кидереп, кулларыннан җитәкләп 1нче сыйныфка укырга барган идек.

Ышанып та булмый, бүген инде бу балалар үсеп буйга җиткән егет-кызлар һәм олы тормыш юлына чыгарга әзерләнеп, имтиханнар дип, борчылып яшәгән көннәре. 9 һәм 11 ел артта калды. Район һәм шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Моңсу да, шатлыклы да, дулкынландыргыч та мизгелләр. Быел IX сыйныфны – 1666, ә XI сыйныфны 487 укучы тәмамлый.
Район башлыгы Михаил Афанасьев чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. Быел муниципалитет башлыгы Васильево бистәсенең 2нче мәктәбендә булды.

– Соңгы мәктәп кыңгыравы – һәр кеше өчен мөһим вакыйгаларның берсе. Ул мәктәп көннәре белән хушлашуны символлаштыра, тормыш китабының яңа битен ача. Сезнең мәктәп ра­йонда иң зурларның берсе, биредә искиткеч җитәкче, көчле педагогик коллектив, талантлы егет-кызлар белем ала. Алда имтиханнарның мәшәкатьле вакыты, сез барысын да җиңәрсез дип ышанам. Соңгы кыңгырау яңа җиңүләрнең башы булсын! – дип чыгарылыш сыйныф укучыларын Михаил Афанасьев котлады.


Алда имтиханнар, уку йортларын яулау. Барысы да уңышлы булсын, хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев