Сөйгәнемне улым дип уйладылар...
Күптән түгел кибеттә «гражданский» иремне улым дип бутадылар. Килеп туган хәлдә ул берни дә әйтмәде һәм башын аска гына иде. Әллә чынлап та миннән ояла инде? Моны болай гына калдырмаска, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым...
Сәламнәр, кызлар! Шалтыратып, ачуымны кубарган хәл турында сөйлим әле, яме. «Әйтәм әле»гә язарсызмы, хат итеп бастырырсызмы, үзегезгә карагыз. Минем кебекләр тагын бардыр дип уйлыйм, тазаруы аркасында уңайсыз хәлдә калучы бер мин генә түгел бит инде ул районыбызда...
Күптән түгел кибеттә «гражданский» иремне улым дип бутадылар. Килеп туган хәлдә ул берни дә әйтмәде һәм башын аска гына иде. Әллә чынлап та миннән ояла инде? Моны болай гына калдырмаска, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым. Әгәр дә миннән китәргә уйласа, тотмаячакмын.
Аның белән язылышмыйча гына инде биш ел яшибез. Кияүгә чыгасым килми, мин дә, «ирем» дә («сөяркә» дисәң дөресрәктер инде, белмим) хәзерге мөнәсәбәтләрдән канәгать. Әгәр дә бергә булырга язган икән, димәк шулай булачак. Ә паспорттагы штамп – һәркемнең шәхси эше. Балаларыбыз әлегә юк, этебез генә бар. Сүзем бу хакта түгел, ә кибеттәге күңелсез хәл турында бит әле.
Якындагы кибеттән азык-төлекләр алырга кергән идек. Арбабызны тутырып, кассага таба барганда күзебез авокадага төште һәм һәрберсен капшый-капшый сайларга тотындык. Көтмәгәндә, арттан бер ир кеше: «Ханым, сез улыгыз белән, ниһаять, берсен сайлыйсызмы инде, миңа да юл бирегезче», – димәсенме! Утыз яшьләр тирәсендәге әлеге ир мине терсәге белән читкә этеп, алга узды. Минем аңа ачуымнан шундый итеп җавап бирәсем килде, әмма бу очракта сөеклемнән нинди дә булса реакция көттем. Тик ул мине яклап бер сүз дә эндәшмәде, миңа калса, ул «мин чукрак» кыяфәте ясады. Аның шундый битарафлыгы, теге ирнең дорфалыгына караганда да күбрәк җенемне чыгарды. Шунда башымнан, нүжәли ул миннән ояла, дигән уй үтте.
Өйгә сөйләшмичә генә кайттык. Ул миннән нигә моңсу булуымны сорады, ә мин җавап бирмәдем. Үпкәләүдән елыйсыларым килде. Сумкаларны бушаттык та, йокларга яттым. Үзем генә калып, ситуацияне анализлыйсым килде. Әлегә кадәр чит кешеләрнең иремне улым дип бутарга уйларына да килмәс иде. Чынлыкта мин аннан биш кенә яшькә олырак. Һәм гел безгә карап, сез шундый матур парлар, дип сокланалар иде. Ә хәзер мин «мамаша»га әйләнгәнмен килеп чыга. Соңгы вакытта артык тазаруым аркасында инде бу. Әни үлгәннән соң, нервыларымны тынычландыру өчен бик күп ашый башладым шул. Егерме килограммга арттым. Спорт белән матурлык салоннары турында да оныттым. Әнине югалтуым белән килештем, ә менә артык авырлыгым һәм үземә кул селтәвем шулай калды.
Иртән уянгач та җиңеллек килмәвен сиздем. Сөеклем (шулай дип әйтәм инде, исемен атыйсым килми, яме) урыныма ук иртәнге аш әзерләп алып керде. Кичәге өчен үзен гаепле сизгәндер, күрәсең. Кофе өчен рәхмәт әйтеп, сүз башладым. Кичәге хәлне исенә төшердем һәм теге ир сүзләреннән бигрәк аның реакциясе рәнҗетүен әйттем. «Син нигә аңа ул минем әни түгел, ә хатыным дип әйтмәдең», – дидем. Ир кеше буларак ул моны эшләргә тиеш иде.
Сөйгәнем тизрәк үзен акларга тотында. Имеш ул бу сүзләрне ишетмәгән, ә мин үз-үземне «накручиваю». Ул үзен бернәрсә булмагандай тотты. Ә мин тыелып кала алмадым, аңа бик күп нәрсәләр әйттем һәм, әгәр дә миннән ояла икән, аерылышырга тәкъдим иттем. Ул бит минем тышкы кыяфәтем өчен түгел, ә эчке дөньям матурлыгы, характерым өчен яраткандыр? Әгәр дә мин аңа кирәкмим һәм ул мине яратмый башлаган икән – тотмыйм. Балаларыбыз юк, язылышмаган – чык та кит кенә, без проблем! Уйла, дидем дә, ваннага кереп киттем. Аннан чыкканда, ул фатирда юк иде инде. Миңа бик тә моңсу һәм ялгызлыктан кыен булды. Ярар, нишлисең, мин бит аңа үзем тәкъдим иттем. Нәрсә хәзер терсәкне тешләргә? Мин аны бик тә яратам һәм бәхетле булуын телим. Ул миннән ояла икән, нинди бәхет турында сүз булырга мөмкин? Төне буе йоклый алмыйча уйланып яттым.
Ә иртән, кулына бик зур гөлләмә тотып, сөеклем басып тора иде. Ул: «Мин барысын да уйладым һәм синнән башка яшисем килми, әмма хәзерге халәттән мин риза түгел», – диде. Мөнәсәбәтләребез өстендә эшләргә тәкъдим итте. Мин диетага утырырга һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш булам. Ә ул, рухи яктан ярдәм итү өчен, минем белән спортзалга йөриячәк. Һәм минем ябыгуымның аңа түгел, ә күбрәк минем үземә кирәклеген аңлатты. Ул хаклы. Шуның аркасында мин үземә ошамый
һәм ышанмый башладым, комплексларым барлыкка килде. Бу сөйләшүдән соң, үземнең әлеге ир белән гомер буе бергә яшисем килгәнен аңладым. Һәм аның өчен үзгәрергә мин әзер! Авырлыгымнан үзем дә канәгать түгел. Ялкаулыгым, үземне кулдан ычкындыруым аркасында чүт кенә яраткан кешемне югалтмадым. Әле ярый, миннән яшьрәк булуына карамастан, ул чын ир-атларча төпле фикерли һәм миннән акыллырак булып чыкты. Кибеттәге теге иргә рәхмәтле дә бугай мин хәзер. Кем әйтмешли, «пинка под зад» кирәк иде миңа. Бераз вакыттан, бәлки, бәхетемне дә югалткан булыр идем.
Нәрсә әйтәсем килә, тормыш ул үзе кирәк вакытта тиешле сабакларын бирә: кирәк икән – артыңа утырта, кирәк икән – күзеңә төртә. Әмма дөрес нәтиҗә ясый белергә кирәк. Менә шул. Аңлагансыздыр инде, ябыгу – ирләребезгә түгел, тазалыгыбыз белән бәйле комплекслардан арыну өчен – үзебезгә кирәк, кызлар!
Матур һәм бәхетле булыйк, дигән теләктә калучы, Роза Ә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев