Соңгы тәүлектә коронавирус тагын 8 татарстанлының гомерен алып киткән
Соңгы тәүлектә Covid-19 8 татарстанлының гомерен өзгән. Алар арасында 1938, 1947 һәм 1950 елларда туган өч ир-ат, шулай ук 1934, 1950, 1951, 1953 һәм 1954 елларда туган биш хатын-кыз бар.
"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз",- дип билгеләп үттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта ТРда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 796 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев